Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Мобиль сайлаучы” сервисы аша Россиянең теләсә кайсы почмагында сайлый ала

Нурлатта 18, 19, 20 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга актив әзерлек башланды.

3 августтан исә “Мобиль сайлаучы” сервисы эшли башлады. Аннан файдаланып, һәркем РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен үзләренә уңайлы сайлау участогын алдан сайлый ала. Сервис даими теркәлгән урын буенча түгел, ә Россия территориясендәге теләсә кайсы уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеген бирә. Ул тавыш бирү көннәрендә башка шәһәрдә яки районда булачак кешеләр – студентлар, командировкадагылар, сәяхәт итүчеләр һәм теркәлгән урыны буенча вакытлыча яшәмәүчеләр өчен актуаль. 

“Мобиль сайлаучы” аша тавыш бирү өчен гаризаны 14 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша, күпфункцияле үзәкләрнең (МФЦ) теләсә кайсы офисында, территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев