Нурлатлылар Мордовия Республикасында быел да татар ишегалды җәелдерделәр
Бәйрәм Ләмбрә районының татарлар күпләп яши торган Аксеново авылында узды.
Нурлатның зур делегациясе Мордовиягә чираттагы тапкыр җирле Сабантуйны күтәрешергә барып, кунакларны нурлатлылар, тулаем Татарстан халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм горефгадәтләре белән таныштырды. Бәйрәм мәйданчыгы Нурлат Сабантуеннан бер дә калышмады. Биредә чын кыр станы, умарталык, хуҗалык кирәкяраклары белән традицион татар йорты һәм башкалар җәелдерелгән иде. Ә мастер-классларга мизгел эчендә озын чиратлар тезелде.
Мәйданчык мәртәбәле кунаклар – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов, ике төбәкнең дә рәсми затлары килгәч аеруча җанланды. Алар һәр локацияне карап, районыбыз тормышы белән кызыксынып таныштылар. “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы һәм “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды мәйданчыкларына аеруча зур игътибар бирделәр, биредә техника, хәрби кирәк-яраклар күргәзмәләре тәкъдим ителгән иде. Рөстәм Миңнеханов, әлеге оешмалар җитәкчеләре үтенече буенча аларның әләмнәренә имзасын төшергәннән соң, сугышчылар өчен кирәкяраклар әзерли торган волонтерлык төркемнәре эшчәнлеге белән танышып чыкты. Актив озын гомер үзәге әгъзалары исә биредә хәйрия акциясе – бүләкләр уйнату да үткәрделәр, җыелган акчаларны алар махсус хәрби операция сугышчылары ихтыяҗларына юллаячаклар.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музее мәгълүмати мәйданчыкка әверелде. “Замандашлар” һәм “Намуска һәм антка тугры кешеләр” күргәзмәләре татар халкының бөек уллары Габдулла Тукай белән Габдулла Кариевка багышланган иде. Биредә үк Нурлат районыннан чыккан ике танылган генерал – Ренат Тимерҗанов белән Ибраһим Сафин турында да сөйләделәр. Кыскасы, һәр мәйданчык ватанпәрвәрлек рухы, үз төбәгең өчен горурлык, илебез тарихында тирән эз калдырган якташларыбызның бөек мирасына ихтирам хисләре белән сугарылган иде. Бәлки шуңа да Нурлат ишегалды җирле халык арасында зур популярлык казанды.
“Нурлат һәм Ләмбрә районнарын күптәннән инде нык дуслык җепләре бәйли, – дип билгеләп үтте район башлыгы Дамир Ишкинеев. – Һәркемнең кәефе күтәренке, бәйрәмнең оештыру дәрәҗәсе югары”.
Ә “Сабантуй” республика милли-фольклор бәйрәме күпсанлы мәйданчыклары белән кызыксыну уятты: биредә “Татарстан – Мордовия”, “Ике халык – бер тарих, бер киләчәк” кебек төрле фестивальләр һәм форумнар узды, алар төбәкләр арасындагы тыгыз элемтәләрне чагылдырды. Ат чабышлары да оештырылды, биредә “Ягуар” спорт клубы чабышкысы җиңү яулады. Җиңүче Татарстан Рәисеннән бүләк – автомобильгә лаек булды. Көрәш келәмендә дә нурлатлылар көч һәм җитезлек күрсәттеләр: үз үлчәү категорияләрендә Рәфис Гозәеров – 1нче, Альмир Гозәеров һәм Алмаз Мостафин – 2нче, Ринас Гозәеров 3нче урыннар яуладылар.
Татарстан ишегалды кунакларның хәтерендә озак сакланачак әле. Фотозоналар янында ясалган күпсанлы фотолар да Нурлат мәйданчыгын исләренә төшереп торачак, ә кулинария шедевры – 247 килограммлы бавырсак гомумән дә төп сюрпризга әверелде. Кулинарлар әйтүенчә, аны әзерләү өчен 150 кг он, 600 йомырка, сироп өчен 86 кг шикәр комы һәм 24 литр су кулланылган. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң традиция буенча аны барлык теләүчеләргә дә тараттылар.
Бәйрәм исә матур концерт программасы белән дәвам итте. Танылган башкаручылар Рәфис Кәлимуллин һәм Сиринә Зәйнетдинова Сабантуй кунакларына күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев