19-21 июнь көннәрендә Чулман елгасының гүзәл ярында урнашкан Соколка авылында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Турнирда бөтен республикадан 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлардан торган 16 команда катнашты. Спортчылар “Б” яшь төркемендә көч сынаштылар.
Бу ярышларда Нурлат районы данын спорт мәктәбе шәкертләре лаеклы яклады. Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча, Егор Николаев һәм Илназ Фәйзуллиннан торган дуэт, егетләр арасында беренче урынны яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.
Команданы республика турнирына тренер-укытучы Сергей Квашнин әзерләгән.
Нет комментариев