Нурлатлылар “Тормышка 10 мең адым” акциясенә кушылдылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Тормышка 10 мең адым” акциясенә кушылдылар

Кичә Нурлатта “Һәр муниципаль берәмлеккә – сәламәтлекнең акыллы маршруты” проекты һәм “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында “Тормышка 10 000 адым” Бөтенроссия акциясе узды.

Старт 

Шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйданда укучылар, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре, спорт оешмалары, җирле сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм барлык теләүчеләр җыелды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов мөрәҗәгать итте. 

“Без бирегә изге максат белән – сәламәт яшәү рәвешен хуплау һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту өчен җыелдык. Йөрү – сәламәтлеккә илтүче иң кулай юл ул, һәм бүген без аны бергә үтәбез. Барыгызга да куркынычсыз маршрут һәм күңел күтәренкелеге телим”, – диде ул. 

Музыкаль зарядка маршрутка кузгалыр алдыннан һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

10 мең адым ясадылар

Сәламәтлек маршруты 

Старт беренче станцияләр – “Район үзәк хастаханәсе”ндә кан басымын һәм пульсны үлчәү, “Җирлекара үзәк китапханә”дә файдалы гадәтләр картасы һәм әдәбият стендында биремнәр үтәүдән башланды. 

Аннан соң катнашучыларны “Киләчәк” балалар иҗат үзәге, “Ледок” Боз сарае һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе станцияләре каршы алды.

“Нурлат-информ” филиалының “Адым ритмында 95 ел” станциясе аеруча зур кызыксыну тудырды. Редакциянең җирле газета һәм телевидение тарихын барлауга багышланган викторинасы катнашучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Һәр дөрес җавапка алмалар бирелде.

“Без бу төр акцияләрдә даими катнашабыз. Олыларның да, балаларның да безне һәм эшебезне белүе мөһим”, – дип уртаклашты “Нурлат-информ” филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Сирень Сәмәрханова. 

Аннары үз мәйданчыкларын “Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Мирас” тәкъдим иттеләр. 

10 мең адым ясадылар

Акция истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды.


Нет комментариев