Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан кичен “Мәңгелек ут” мемориаль комплексында вакыт туктагандай булды.

Бирегә, азат итүче сугышчы һәйкәле итәгенә, билгеләнгән сәгатькә кадәр үк йөзләрчә нурлатлы агыла башлады. Монумент итәгендә дистәләгән шәм һәм лампада кабынды. Алардан “Хәтерлибез” дигән сүз җыелды. Ул сугышта һәлак булган, әсирлектә үлгән, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтып, илебез тарихында мәңгегә калган кешеләр истәлегенә багышланган иде. Акциядә шәһәр һәм район Советлары, башкарма комитет вәкилләре, ветераннар советы әгъзалары, предприятие һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары активистлары катнашты. Җиңү елъязмасына исемнәре мәңгегә язылган Ватанны саклаучыларның батырлыгына ихтирам күрсәтеп, алар бердәм омтылыш белән баш иделәр.

Катнашучылар арасында Альбина Топорова һәм аның мәдәният бүлегендә хезмәт куючы хезмәттәшләре дә бар иде. Альбина Алексеевна шәмне фронтовик әтиесе Юркин Алексей Иванович һәм Бөек Ватан сугышы елларында илебез сагында торган якташларыбыз истәлегенә кабызды. Әтисе сугыш утын кичеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан, 1993 елда вафат булган.

«Әлеге акция балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында белсеннәр өчен кирәк», – диде ул.

Акция шәһәр белән генә чикләнмәде, әлеге кайгылы сәгатьтә Нурлат районының һәр авылында Хәтер утлары кабынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев