Нурлатлыларга электр энергиясе өчен яңа үзгәрешләр буенча түләргә туры киләчәк
Бу республикада электр энергиясеннән куллану диапазоннары кертелү белән бәйле.
Агымдагы елның беренче – гыйнвар ае өчен счет квитанцияләрне дә алдык. Инде алдан ук билгеле булганча, тарифлар үзгәргән. Агымдагы елдан электр энергиясе өчен түләүдә дә үзгәрешләр бар. Республикада электр энергиясе өчен дифференцланган түләү системасы кертелә: аның бәясе куллану күләменә турыдан-туры бәйле.
«Хәзер электр энергиясе бәясе аны айлык куллану күләменә бәйле: күбрәк куллансаң, тариф та зуррак, – ди “Татэнергосбыт”ның клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Нурлат офисы начальнигы Илдус Әхмәдиев, яңалык, асылда исәп-хисап ясауның диапазоннары турында җентекле аңлатма биреп. – Гыйнвар аеның беренче нәтиҗәләре районда 5 кулланучының түләүләре сизелерлек артуын күрсәтте, аларның күрсәткечләре беренче диапазон чикләре – 3900 кВт/сәг.тән артып киткән».
Илдус Әхмәдиев әйтүенчә, дифференцланган түләү системасын аңлау кыен түгел.
“Электр энергиясен аена 3900 кВт/сәг.кә кадәр кулланучылар республиканың дәүләт комитеты белән расланган стандарт тариф буенча 5 сум 82 тиеннән түли. Бу беренче диапазон. Икенче диапазонга электр энергиясен аена 3900дән 6000 киловаттсәгатькә кадәр куллану керә. Биредә электр энергиясе өчен түләү икътисади яктан нигезләнгән дәрәҗәдә – 7 сум 6 тиеннән башкарылачак. Аннан югарырак куллану өченче диапазонга керә һәм инде коммерцияле бәяләрдән исәпләнә”, – диде ул.
Әмма бу һич тә, газ кертелмәгәнлектән, өйләре электр белән җылытыла торган нурлатлыларның түләүләре зур булачак, дигән сүз түгел. Ягу сезонында алар өчен куллану диапазоны сезонлы коэффициент буенча исәпләнә. Ягъни, торак яки бакча йорты электр приборлары белән җылытыла икән, хезмәтләргә түләүнең беренче диапазоны – 7020, икенчесе – 10800 кВт/сәг.кә кадәр, өченчесе – 10800 кВт/сәг.тән артыграк булачак. Иң мөһиме – торакның газлаштырылмаган булуы һәм электр белән җылытылуы турында раслаучы документларны китерергә кирәк.
“Ул чагында исәп-хисап стандарт диапазоннар буенча ясалачак. Мәсәлән, гыйнвар аенда 3900 киловатт-сәг. сарыф иткән 2574 татарстанлы, документларын вакытында китереп, электр энергиясе өчен түләүләрдә акчаларын экономияләделәр”, – дип мисал китерде Илдус Әхмәдиев. – Күпбалалы гаиләләр дә акчаларын экономияли алалар, аларга да льготалар каралган һәм электр энергиясе беренче диапазон бәясеннән исәпләнә. Алардан да үзләренең статусы турындагы документны безгә китерүләрен сорыйбыз».
Әмма арттырылган диапазонга игътибарсызлык аркасында дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырып та эләгергә мөмкин икән.
“Кешеләр исәпләгечләренең күрсәткечләрен, өлешләрдән соң өтерләрне дөрес куймыйча да (кызыл фондагы саннар), ялгыш бирергә мөмкиннәр. Мондый хата кулланылган энергиянең күләмен берничә дистә тапкыр артыграк итеп күрсәтергә мөмкин. Шулай ук исәпләгечләрнең күрсәткечләрен 25енә кадәр биреп өлгерергә кирәк. Катлаулы булмаган бу кагыйдәләр югары диапазонга эләкмәскә ярдәм итәр”, – ди Илдус Әхмәдиев.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев