Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны традицион бәйгеләрдә катнашырга чакыралар

1 августтан районда берьюлы ике бәйге игълан ителде.


Территорияләрне иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү буенча район бәйгесендә барлык төр формадагы предприятиеләр һәм оешмалар, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, иҗтимагый оешмалар катнаша ала. 

Конкурсның номинацияләре: 

  • “Шәхси йорт хуҗалыгының йорт яны территориясен иң яхшы бизәү”; “Оешма һәм предприятиеләр территорияләрен иң яхшы бизәү”; 
  • “Сәүдә нокталары территорияләрен иң яхшы бизәү”; 
  • “Мәгариф учреждениеләре территорияләрен иң яхшы бизәү”; 
  • “Шәһәр һәм авыл мохитендә иң яхшы чәчәкле кадр” (фотоконкурс). 

Икенче бәйге халыкның үз йортларын, подъездларын һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча инициативаларын үстерүгә юнәлдерелгән. Анда, нинди статуста булуларына карамастан, шәһәрнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләр – милекчеләр, арендаторлар һ. б.лар катнаша ала. 

Конкурс номинацияләре: 

  • “2 катлы йортлар арасында иң яхшы ишегалды”;
  •  “3 катлы йортлар арасында иң яхшы ишегалды”; 
  • “5 катлы йортлар арасында иң яхшы ишегалды”; 
  • “2 катлы йортлар арасында иң яхшы подъезд”; 
  • “3 катлы йортлар арасында иң яхшы подъезд”; 
  • “5 катлы йортлар арасында иң яхшы подъезд”. 

Катнашу өчен 2026 елның 15 августына кадәр объектның адресын, фотосурәтләрен, элемтә мәгълүматларыгызны күрсәтеп заявка бирергә кирәк. Шәһәрлеләрдән гаризалар gorod.nurlat@mail.ru электрон адресы яки Нурлат шәһәре, Совет ур., 117 йорт (район башкарма комитеты), 21нче каб. (2 кат) адресы буенча, авыл торак пунктларында яшәүчеләрдән – авыл җирлекләре Советлары башкарма комитетларында кабул ителә. Конкурс комиссиясе йомгакларны 20 августка кадәр ясаячак. Җиңүчеләрне 30 август – Татарстан Республикасы көнендә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев