Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны түбәдән кар төшү куркынычы янавы сәбәпле, сак булырга чакыралар

Һава торышының тотрыксыз булуы аркасында түбәләрдән кар төшү куркынычы бар.

Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе бәхетсезлек очраклары, имгәнүләр һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен иминлекне тәэмин итү чаралары күрергә кирәклеге турында искәртә.

Монда социаль объектларны кардан чистарту эшләренең вакытында башкарылуына һәм сыйфатына контрольне көчәйтү, торак йортлар һәм корылмаларга тикшерүләр үткәрү, түбәләренә кар күпләп җыелу аркасында кар төшү ихтималы булган биналарның исәбен алып бару керә.

Идарәче компанияләр, ТОСлар, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф бүлегенә үз ведомстволары карамагындагы биналар түбәләрен вакытында чистартырга киңәш ителә, диелгән комиссия карарында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев