Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Гаилә” скверында балалар өчен уен программасы узды

Нурлатның районара үзәк китапханәсе “Татарстанда җәй” республика проекты кысаларында шәһәрнең “Гаилә” скверын актив уеннар һәм команда ярышлары мәйданчыгына әйләндерде.

Биредә китапханә хезмәткәрләре яшь нурлатлылар өчен спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелгән масштаблы уен программасы оештырдылар.

“Татарстанда җәй” проекты кысаларында әзерләнгән чарада җитезлектә һәм тизлектә көч сынашырга әзер булган дистәләгән бала җыелды. Оештыручылар алар өчен бай программа әзерләгән иде: командаларга бүленгән балалар эстафеталарда ярыштылар, киртәләр полосасын үттеләр һәм коллективта эшли белүләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның азартлары һәм җанатарларның эчкерсез елмаюлары балалар бәйрәменең кабатланмас атмосферасын тудырды, монда җиңелүчеләр булмады сыман – фәкать позитив һәм яхшы кәеф мохите генә хөкем сөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев