Нурлатның “Игелек кыл” үзәге волонтерлары махсус хәрби операциядә сугышчыларына кирәк-яраклар әзерли
Коллективның нигезен шактый олы яшьтәге хатын-кызлар тәшкил итә.
Лаеклы ялга чыкканчы аларның һәркайсы төрле өлкәләрдә хезмәт куйган: кайберләре балалар бакчасында эшләгән, икенчеләре бухгалтерлык эшендә яисә нефть тармагында мәшгуль булган... Әмма барысын да бер максат – илебез сагына баскан сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итү омтылышы берләштерә.
Штабта үзенчәлекле мохит хөкем сөрә. Монда көн саен профессиональ тегүчеләр һәм тегү эшен яратучы нурлатлылар җыела. Тегә белмәүчеләр дә читтә калмый, алар да хәлләреннән килгән эшләрне башкаралар.
“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды җитәкчесе Ришат Сафиуллин төркем өчен кирәкле барлык материаллар белән тәэмин итеп тора, егетләргә ярдәм итү белән бәйле башка бик күп мәсьәләләрне хәл итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге волонтерлык эшчәнлегенең максаты – сугышчыларның барлык сорауларын һәм теләкләрен исәпкә алып, алар белән тыгыз элемтәдә эшләү.
Тегү машинасын биш бармакларыдай белүче тегүчеләр Розалия Галимова, Надежда Финогеева, Раиса Низгирева, Надежда Кулагина, Людмила Бокарева, Нина Осипова, Любовь Лебедеваның тырышлыгы белән фронтка гуманитар йөк белән бергә һәр ай саен плащ-пончолар, йокы капчыклары, тактик гамашлар, куллар өчен бандажлар, шәхси бәйләү пакетлары, эчке киемнәр, медикаментлар өчен подсумкалар һәм башка әйберләрнең зур партиясе озатыла. Команда алгы сызыктагы егетләрдән кире элемтә алып тора. Алардан һәрвакыт җылы рәхмәт сүзләре ишетәләр һәм моңа чиксез сөенәләр.
Төркем Розалия Галимова кул астында хезмәт куя. Һөнәре буенча инженер-проектлаучы ул, әлеге күнекмәләре аңа лекалолар һәм өлгеләр ясаганда бик нык ярдәм итә. Теләсә кайсы әйберне ул зур төгәллек белән, миллиметрына кадәр исәпләп, әзерли. Розалия – яхшы оештыручы, башлаган һәр эшен ахырына кадәр җиткерә, барлык поставщиклар белән дә уртак тел таба.
Теләсә нинди хәлдән чыгу юлы табучы Гөлнур Гадиеваны да игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Эчке киемнәр, бандажлар, урын-җир кирәкяраклары кисү булсынмы, яисә бәйләү пакетларын вакуумлаумы – аның кулыннан бар эш тә килә. Шулай ук арада үз эшенең чын остасы булган бухгалтер Людмила Евсееваның булуы да сөенечле.
Күптән түгел тагын бер заказ алганнар алар – сугышчылар брезенттан санитария носилкалары тегәргә сорыйлар. Сызымы әзер инде, материалга заказ бирелгән... Тегәсе генә калып бара. Кыскасы, волонтерлар бу эшләрне рәхмәт сүзләре ишетер өчен түгел, ә күңел кушуы буенча, бар йөрәкләрен биреп башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев