Нурлатның көмеш волонтерлары сугышчылар өчен үлән чәйләре әзерли
Чәй өчен хуш исле үләннәр җыю максатыннан, Актив озын гомер үзәге әгъзалары күрше өлкә болыннарына юл тотты.
“Без үләннәр җыюга бик җаваплы карыйбыз: тәүлек вакытын, һава шартларын һәм аларның чәчәк ату чорын исәпкә алабыз. Безнең өчен бу чимал җыю гына түгел, ә Ватанны саклаучыларга ярдәмебезне һәм рәхмәтебезне белдерү ысулы да”, – диде үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.
Һәм менә шушы көннәрдә көмеш волонтерлар Анжела Закирова, Ләйсән Әхмәтова, Наилә Долгих, Антонина Бадмацыренова, Айрат Гәрәев һәм башкалар Самара өлкәсе болыннарына юлга кузгалдылар.
“Җыелган үләннәрдән без мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек,кәпрәй (иван-чай) кушылган чәй катнашмалары ясаячакбыз. Бу чәйләр иммунитетны ныгыта, стрессны җиңәргә ярдәм итә һәм рухны күтәрә”, – дип уртаклашты Актив озын гомер үзәге җитәкчесе.
Көмеш волонтерлар, мөмкин кадәр күбрәк витаминлы үләннәр әзерләп калырга тырышып, җәйнең аяз көннәреннән нәтиҗәле файдаланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев