Нурлатның мәдәният бүлеге җитәкчесе район газетасына әбунә бүләк итте
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның мәдәният бүлеге җитәкчесе район газетасына әбунә бүләк итте

Нурлат районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева “Нурлат-информ”ның игелекле инициативасына кушылды.

Якташларга – игътибар һәм кайгырту бүләге

“Район газетасын – туган телдә!” акциясе кысаларында Рәзилә Илгизәровна 2027 елның беренче яртыеллыгына “Дуслык” газетасына ике якташыбызга әбунә рәсмиләштерде.

Яңа елдан “Дуслык” газетасын Чишмә поселогыннан махсус хәрби операция сугышчысының әнисе Әнисә Вәлимөхәммәтова һәм Биккол авылыннан сугыш чоры баласы Минигамбәр Шарапова укыячаклар.

Нурлатның мәдәният бүлеге җитәкчесе район газетасына әбунә бүләк итте

Язылу квитанцияләрен – кулдан-кулга

Рәзилә Әхмәдиева әбунә квитанцияләрен өлкәннәргә шәхсән үзе тапшырды, аларга үзенең җылы теләкләрен дә җиткерде.

Әнисә Хәйдәровна һәм Минигамбәр Кәлимулловна өчен бу очрашу күңелле игътибар һәм ихтирам билгесе булды. Алар Рәзилә Илгизәровнага кайгыртуы һәм яраткан район газетасын туган телләрендә алты ай дәвамында уку мөмкинлеге бүләк иткәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Өлкән буын өчен район газетасы – мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә туган як тормышыннан хәбәрдар булып тору, якташлар белән бәйләнешне саклау, район вакыйгаларына битараф калмау мөмкинлеге дә.


Нет комментариев