Нурлатның полиция хезмәткәрләре биатлон буенча республика чемпионатыннан җиңү белән кайтканнар
Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге командасы республика буенча үткәрелгән ведомство ярышларында беренче урын яулаган.
Ярышлар Казанда 30 июнь һәм 1 июль көннәрендә узган.
«Биатлон буенча чемпионат 2023 елның маенда махсус хәрби операциядә хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр – Россия МВДсының Казан шәһәре буенча идарәсе оператив бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Марсель Наилевич Мөбарәкшин һәм Россия МВДсының Саба районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы, полиция капитаны Айсаф Айдарович Галиев истәлегенә багышлап үткәрелде», – дип сөйләде Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Гомәр Минһаҗев.
Нурлатлылар 1,5 километр дистанциядә йөгерү һәм 500 метр саен Макаров пистолетыннан атуда бик шәп нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Икенче көнне команда эстафетада уңышлы чыгыш ясаган.
Нәтиҗәдә, Россия МВДсының Нурлат бүлеге хезмәткәрләре пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгәннәр. Аларга диплом һәм җиңүче кубогы тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев