Нурлатның “Хәрби туганлык” активистлары махсус хәрби операция зонасына 45 тоннадан артыграк йөк илтеп кайттылар
Нурлат волонтерлары пилотсыз системалар гаскәрләре хәрбиләргә генә түгел, фронтка гуманитар сәфәрләр оештыручыларга да ярдәм итәләр, дип саныйлар.
Май ахырында “Хәрби туганлык” волонтерлары махсус хәрби операция зонасына үзләренең 47нче гуманитар миссияләре белән юл тоттылар. Алар һәм районыбызның битараф булмаган халкы 53 подразделение өчен фронтка ике фура машинасына сыярлык кирәкяраклар җыйганнар. Алар арасында 5 машина, 10 мотоцикл, 1 питбайк та бар. Сүз уңаеннан, мототехниканы волонтерлар “Геройлар вакыты” хәйрия концертларының язгы циклы барышында җыелган акчаларга сатып алганнар. Шулай ук сугышчыларга 12 генератор, 8 радиостанция, 6 бензопычкы, электр җайланмалары, төзелеш арбалары һәм башкаларны илткәннәр.
Адреслы ярдәм һәм кайгырту да күрсәтелгән: хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарыннан исемле посылкалар, маскировкалау челтәрләре, көнкүреш техникасы, “Ух” бригадасыннан комбо-җыелмалар, эчә торган су, медикаментлар тапшырылган, болардан тыш, балалар йортлары, госпитальләрдә дәваланучылар өчен дә кирәк-яраклар җыелган. Июнь башында Владимир Алипов, Рамил Гыймадиев, Раил Хисамов, Николай Паймухин, Алмаз Фәйзетдинов, Риаз Волков һәм Анатолий Сидоров составындагы активистлар командасы гуманитар миссияне уңышлы тәмамлап кайткан. Әйтүләренчә, алгы сызыктагы сугышчылар аларны җылы каршы алганнар.
“Гуманитар йөк җыю – эшебезнең яртысы гына. Иң мөһиме – аны геройларыбызга тулысы белән илтеп тапшыру. “Хәрби туганлык” фронт белән тылны тоташтыручы хәрәкәт булып тора, һәм аның эшчәнлеге бернинди шартларда да тукталмый”, – дип ассызыкладылар сәфәрне оештыручылар.
“Хәрби туганлык”ның 2022 елдан бирле алгы сызыкка 40тан артыграк сәфәр белән барган Нурлат бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров соңгы вакытта волонтерлар өчен дә куркынычның артуын билгеләп үтә.
“Хәзерге вакытта пилотсыз очу аппаратлары хәрбиләргә генә түгел, безнең тормышыбызга да яный. Күптән түгел пилотсыз очу аппаратларының Татарстан волонтерларына һөҗүме моны ачык раслый. Без куркыныч зонада эшлибез һәм гуманитар йөк белән барганда һәрчак дроннарның теләсә кайсы вакытта пәйда булу мөмкинлеген аңлыйбыз”, – дип сөйләде Зиннур Мотаһиров.
Шуңа күрә “Хәрби туганлык” әгъзалары Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә актив кабул итүнең тормышка ашырылуын уңай бәялиләр.
“Пилотсыз системалар белән эшләү өчен квалификацияле кадрларны әзерләү – ихтыяҗлы һәм мөһим карар. Алар фронтта да, тылда да кешеләр тормышын ышанычлы яклаячак. Дроннарның хәрби хәрәкәтләр барышына йогынты ясавын күрәбез һәм егетләребезнең әлеге вәзгыятькә әзер булулары бик мөһим. Шуңа күрә без үзебез дә фронтка дроннарны даими җибәрәбез”, – дип ассызыклады Зиннур Мотаһиров.
Нурлат волонтерлары инде киләсе, 48нче сәфәрләренә әзерләнә дә башлаган. Чөнки гуманитар йөкне хәтта дроннар һөҗүме астында да илтергә әзер торучылар булганда сугышчыларыбыз ышанычлы тыл белән тәэмин ителәчәк. Алгы сызыкка юл көннән-көн куркынычрак була барса да, ярдәм акцияләре тукталмаячак. Чөнки алар артында егетләребезнең язмышы һәм безнең уртак җиңүебез тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев