2025-2026 еллар сезоны нәтиҗәләре буенча, Нурлатның “Ледок” мәктәбе Татарстан Республикасындагы хоккей буенча спорт мәктәпләре эшчәнлеге рейтингында 4нче урынны алды.
Рейтинг учреждениеләрнең эшен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче комплекслы индикаторлар нигезендә төзелә.
Биредә контингентның сакланышы, спорт разрядларын үтәгән спортчылар саны, тренерлар эшенең һәм командалар чыгышларының нәтиҗәлелеге, шулай ук документацияне алып бару сыйфаты, мәктәп эчендәге контроль, патриотик тәрбия бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары исәпкә алына.
Моннан тыш, “Ледок” спорт мәктәбе 60 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәрләрдәге спорт мәктәпләре арасында Татарстанның спорт мәктәпләре һәм хоккей бүлекчәләренең иң яхшы эшенә багышланган смотр-конкурста 2нче урынны яулады.
Нет комментариев