Нурлатта алкоголь бәйлелегеннән интегүче кешеләргә ярдәм юллары турында фикер алыштылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта алкоголь бәйлелегеннән интегүче кешеләргә ярдәм юллары турында фикер алыштылар

Очрашу Халыклар дуслыгы йортында үтте.

Алкоголизм проблемасы күптәннән инде гаилә драмасы булып кына калмыйча, җәмгыять өчен куркыныч күренешкә әверелде. Һәм бу хакта барыннан да күбрәк кайчандыр тормышлары әлеге бәйлелек аркасында чәлпәрәмә килгән кешеләр сөйли. 

Әлеге мәсьәлә Нурлатта район башкарма комитеты, хокук саклау органнары һәм башка профильле структуралар вәкилләре катнашында үткән түгәрәк өстәлнең төп темасына әверелде. Катнашучылар арасында Казан, Яр Чаллы, Тольятти һәм башка шәһәрләрдәге аноним алкоголиклар берләшмәләре әгъзалары да бар иде. 

“Бүгенге очрашуның максаты – дәүләт структуралары һәм аноним алкоголиклар берләшмәләре арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен юллар табу, бу бәйлелектән интегүче кешеләргә бергәләп ярдәм итү өчен мөһим”, – дип билгеләп үтте “Бердәмлек” аноним алкоголиклар хәрәкәтенә Казан ярдәм фонды вәкиле Виталий. 

Әйтүенчә, әлеге процесста массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Казандагы шундый ук берләшмә әгъзасы Азат хәзерге вакытта активистларның республика медиахолдингы җитәкчелеге белән очрашуга әзерләнүләрен билгеләп үтте. 

“Безгә бу тагын да күбрәк кешеләрне колачлау өчен кирәк, – дип аңлатты ул. – Коткарылган гомерләр һәм җайга салынган гаилә мөнәсәбәтләре турындагы шәхси тәҗрибә һәрвакыт аудиториядә зур кызыксыну уята. Бу бик мөһим». 

Мәгълүматның файдага булуын практика да күрсәтә. Мисал өчен, район газетасында җирле берләшмә әгъзаларының башларыннан үткән вакыйгалары турындагы мәкаләләр дөнья күргәннән соң, редакциягә күпсанлы шалтыратулар керде: кешеләр районда чыннан да шундый үзара ярдәм төркеме эшлиме дип сораштылар, элемтә номерларын белештеләр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова Нурлат берләшмәсе әгъзаларының активлыгын аерым билгеләп үтте. 

“Егетләр булдыра, алар очрашулар үткәрүгә һәм диалогка һәрчак ачык”, – дип ассызыклады ул. 

Түгәрәк өстәл барышында грант бәйгеләрендә катнашу өчен коммерциячел булмаган оешма төзү мөмкинлеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Әмма хәрәкәт вәкилләре билгеләп үткәнчә, аларның принципиаль позициясе – үз эчке хәйрия чараларына гына яшәү. 

“Без чит структуралардан финанс ярдәме кабул итмибез, чөнки бу берләшмәнең уставына каршы килә”, – дип аңлатты Виталий. 

“Без тулысынча үз көнебезне үзебез күрәбез, – дип коллегасының сүзен куәтләде Тольяттидан килгән Алексей. – Хакимият вәкилләреннән безгә төркемнәребезнең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны таратуда ярдәм генә кирәк”.

ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова һәм түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары да мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
 


Нет комментариев