Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Әсгать Габдуллин булачак мәктәп укучысына рюкзак бүләк итте

Район башкарма комитеты җитәкчесе “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика хәйрия акциясенә кушылды.

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды. Быел ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызның улы Иван Черновны якынлашып килүче Белем көне белән шәхсән котлап, яңа рюкзак һәм уку өчен кирәкле мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын тапшырды. Иван Чернов Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбенең беренче сыйныфына барачак. Аның әтисе инде өч ел диярлек Ватан мәнфәгатьләрен яклап, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. 

Башкарма комитет җитәкчесе Иванга укуында уңышлар, яхшы билгеләр һәм яңа ачышлар теләде. Малай исә тырышырга һәм уңышлары белән сөендерергә вәгъдә итте. 

“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе Нурлат районында ел саен үткәрелә һәм мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә, аеруча авыр тормыш хәлендә калганнарга яки аерым игътибарга мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев