Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Ул иртәгә, 3 октябрь көнне, иртәнге 7дә эшли башлый.

3 октябрьдә Кооперативная урамында Өлкәннәр декадасына багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә җирле җитештерүчеләр киң ассортиментта үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Шулай ук «Үзебезнекеләр өчен тегәбез» волонтерлык хәрәкәте әгъзалары хәйрия акциясе дә үткәрәчәкләр. Җыелган акчалар махсус хәрби операция сугышчыларына җылы киемнәр тегү өчен материаллар сатып алуга юнәлдереләчәк.

Ярминкә иртәнге сәгать 7.00 дә башлана.


Нет комментариев