24 август көнне кичке 9нчы ун минутта Дружба урамындагы 25нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
«Дәүләт номерлары булмаган 16 яшьлек мотоцикл йөртүче Козлов урамы ягыннан Самаренкин урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә алдан баручы машинаны узып китәргә җыенган. Шул ук вакытта ул маневрның куркынычсыз булуына инанмаган һәм сулга борылучы машина белән бәрелешкән», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Олег Анжаков.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче Нурлат районы үзәк хастаханәсенә озатылган, аның баш мие селкенгән, башына зыян салынган, боты чыккан, оча сөяге сынган. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул Казан шәһәренең Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән. Аның пассажирына да 16 яшь, ул башлык кигән булган, аның тезе һәм балтыр сөяге имгәнгән. Машина йөртүче зыян күрмәгән.
«Мондый “куркыныч уенчыклар” сатып алган әти-әниләр, балалары юл-транспорт һәлакәтләренә эләккәч, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексенең 151.2 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр», – дип ассызыклады Олег Анжаков һәм әлеге маддә буенча штрафларның күләме 50 000 сумнан алып 80 000 сумга кадәр булуын билгеләп үтте.
Ата-аналарны хөкем итү мисаллары бар инде: республика районнарының берендә суд әлеге маддә буенча бер баланың әти-әнисен җинаять җаваплылыгына тарту турында карар чыгарды һәм аларга 55 000 сум күләмендә штраф салды. Әмма бу артык “йомшак” җәзадыр, мөгаен. Чөнки минем балам руль артында булганда бернәрсә дә булмас дип уйлау – ахмаклык бит...
Нет комментариев