Нурлатта бер хатын-кыз эш табам дип бурычка баткан
Мошенниклар аның 1 миллион сумга якын акчасын урлаганнар
Вакытлыча эшсез бер ханымның популяр сервиста эш эзләве зур бурычлар белән тәмамланган. Эшеннән киткәч, ул яңа эш эзләү өчен мобиль кушымтада ымсындыргыч игъланга юлыга – маркетплейсның ярдәм чатларына менеджер таләп ителә икән. Әлеге вакансия белән кызыксынып, хатын-кыз үз кандидатурасын калдырырга була. Җавапны озак көтәргә туры килми, аңа аралашу кушымталарының берсендә сылтама җибәрәләр. “Финанс белгече” Кристина Егорова биржада уңышлы килешүләр төзегәндә яхшы гына акча эшләп алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Яңа танышының киңәше буенча ханым финанс сайтында теркәлә һәм брокерлык счеты ача. Сынап карау өчен беренче кертемен – 3000 сум күләмендә акча күчерә, аны банк картасы номеры буенча җибәрә. Алга таба әлеге акча 34 доллар булып ханымның брокерлык счетындагы шәхси кабинетына утыра.
Кристинаның акчаларны теләсә кайсы вакытта алып була дигән сүзләре аның барлык шикләрен дә тарата. Шулай да кичен ул әлеге сүзләрнең дөреслеген тикшереп карарга була һәм брокерлык счетыннан үзенең банк картасына 3000 сум акчаны күчерергә тырыша. Әмма барып чыкмый. Зыян күрүченең дәгъваларына каршы “белгеч” акчаларны алу өчен минималь сумма 100 доллар тәшкил итәргә тиешлеге турында белдерә.
“Әгәр дә счетыгызда 100 доллар булып, аларны алырга теләсәгез, ике минут эчендә акчаларыгыз картага күчәчәк. Алар брокерлык счетына утырсын өчен, тагын 7700 сум күчерергә кирәк”, – ди Кристина, кертемнәр күбрәк булган саен, сделка белән табышның шулкадәр файдалырак булачагын билгеләп. Шулай итеп, аферист йогынтысына эләгеп, хатын-кыз кирәкле сумманы күчерә, нәтиҗәдә, аның брокерлык счетындагы шәхси кабинетына 110 доллар утыра.
Алга таба исә хәйлә схемасына мошенникларның тулы бер төркеме кушыла. Сәүдә итү өчен махсус программа урнаштыру сылтавы белән зыян күрүчене “техник белгеч” Владимир Бодров, ә аннары “җитәкче ярдәмчесе” Константин Богров белән таныштыралар. Уяулыгын югалтсын өчен, мошенниклар хатынга хәтта беренче табыш дигән булып 1941 сум акча да салалар. Әлеге хәлнең чынбарлыгына ышанып, ханым аферистларга тагын 10000 сум акчасын күчерә.
Берничә көн үткәч, хатынкыз үз акчаларын алырга тырыша һәм консультантларга инвестицияләр белән башка шөгыльләнергә теләмәвен әйтә. Җавап итеп мошенниклар аңа психологик басым ясыйлар. Зыян күрүченең электрон почтасына Үзәк банктан дигән булып ялган хат килеп төшә. Анда аның акчаларының махсус “эскроу-счет”та булуы, аларны чыгару процедурасыннан баш тарткан очракта аңа зур штрафлар, милеккә арест салыну һәм хезмәт хакының 50 проценты тотып калыну янавы турында хәбәр ителә.
“Счетларны синхронлаштыру” һәм акчаларын саклап калу өчен, консультант хатын-кызны банкта кредит рәсмиләштерергә күндерә. Стресс хәленә төшкән ханым кредит ала һәм аферистларга 950 000 сум акча күчерә. Бары үз проблемасын танышы белән уртаклашкач кына ул җинаятьчеләр корбаны булуын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә – танышы аңа чараларны алу өчен акча таләп итүнең ачыктан-ачык ялган булуын аңлата. Шул рәвешле, мошенниклар ханыма 970 700 сум күләмендә зыян салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев