Нурлатта Физкультурачылар көненә багышланган тантаналы чара узды
«Театр” скверында Нурлат районы тренерларын, спорт ветераннарын һәм яшь спортчыларны хөрмәтләделәр.
Физкультурачылар көне алдыннан Нурлатның “Театр” скверында тренер-укытучыларны, спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен, спортчыларны, спорт ветераннарын һәм яшь атлетларны бергә җыйган тантаналы чара узды.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте.
“Районыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда яулаган спорт җиңүләре белән дан тота, һәм бу уңыш артында сезнең ифрат зур, авыр хезмәтегез ята. Балалар белән эшләү зур сабырлык һәм фидакарьлек таләп итә, лакин ул лаеклы җимешләрен дә бирә: сезнең һәркайсыгыз спортка тугры кешеләр командасын тәрбияләп үстерде. Нурлатта төрле дисциплиналарны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яшь буыныбызны спорт белән дус булырга чакырам, чөнки спорт – ул тормыш!» – диде ул.
Тантаналы өлеш кысаларында Дамир Азатович спорт өлкәсендә аеруча уңышларга ирешкән нурлатлыларга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәтләрен, шулай ук үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм котлауларына район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Әбделвалиева да кушылды. Үсеп килүче буынга аерым игътибар бирелде: районның яшь спортчыларына тантаналы шартларда «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгеләрен тапшырдылар.
Бәйрәм атмосферасын җирле иҗат коллективлары башкаруындагы якты концерт номерлары тулыландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев