Яңа җәмәгать киңлегенең төп үзенчәлеге – күрү буенча проблемалары булган кешеләргә җайлаштырып тудырылган мохит.
“Вокзал яны” скверы “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында июнь аенда реконструкцияләнә башлаган, эшләр 30 августка төгәлләнгән.

Скверның автовокзал гына түгел, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге офисы янында булуы аның концепциясенә зур йогынты ясаган: биредә тактиль плитә җәелгән, култыксалар, кече архитектур формалар куелган, заманча яктырту системасы ясалган.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев чара кунакларын сәламләп, биредә башкарылган эшләрдән соң скверның барлык нурлатлылар өчен күпкә уңайлыракка әверелүен билгеләп үтте.
«Без реконструкция тормышка ашырган “Континент” компаниясенә рәхмәтлебез. Биредә барысы да күрү буенча инвалидлар үзләрен максималь уңайлы хис итсеннәр өчен башкарылган, – диде ул. – Әмма эшләр моның белән генә тукталмаячак: киләсе елга төзекләндерүне дәвам итәргә ниятлибез».
Концерт программасы һәм бүләкләү тантанасы бәйрәм атмосферасын тагын да күтәрде: район башлыгы актив иганәчелек эшчәнлекләре өчен – ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мәгъзүм Сәлаховка, “Татнефтеотдача” вәкиле Евгений Дмитриевка, шулай ук намуслы хезмәте өчен “Континент” подрядчы компаниясенә рәхмәт хатлары тапшырды.

Биредә үк җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, чәй белән кайнар коймактан да авыз итәргә мөмкин иде.
«Хәзер без яңартылган скверда үз чараларыбызны да үткәрә алачакбыз», – дип уртаклашты сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Кузьмина.
“Вокзал яны” скверының ачылуы Нурлатта кулай мохитнең үсеше өчен тагын бер мөһим адым булды. Хәзер яңартылган җәмәгать киңлеге шәһәрлеләргә уңайлылык бүләк итеп кенә калмыйча, автовокзалга килүче кунаклар өчен Нурлатның истәлекле урыны булып та хезмәт итә.
Нет комментариев