Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшәүче бер ир-ат мошенниклар капкынына эләккән

Биржада җиңел акча эшләргә вәгъдә иткән мошенникларга ышанып, ул аларга йөзләгән мең сум акчасын күчергән.

Полиция бүлегенә “инвестицияләр” белән бәйле чираттагы афера корбаны булган бер ир-ат мөрәҗәгать итә. 

Зыян күрүченең телефонына таныш булмаган номердан шалтыраталар. Элемтәгә чыккан хатын-кыз үзен эре инвестиция компаниясе хезмәткәре Юлия дип таныштыра һәм файдалы кертем тәкъдим итә. Ир-атның ризалыгын алгач, “белгеч” аны смартфонына видео- һәм тавышлы элемтә өчен мессенджер, шулай ук биржада сәүдә итү өчен берничә кушымта урнаштырырга күндерә. Юлия алга таба ир-ат белән финанс консультанты Анастасия эшләячәген белдерә, сораулар туа калса, Станислав белән дә киңәшләшергә мөмкин булачагын әйтә. Сөйләшүгә Иван Лавров исемле финанс консультанты да кушыла. Ул шәхси кабинет теркәргә булыша, һәм иратны башлангыч кертемнең суммасы зуррак булган саен, керемнең дә шулкадәр югарырак булуына ышандыра. 

Нурлатлы бу сүзләрнең дөреслеген сынап карарга була һәм беренче кертем итеп 11 000 сум акчасын күчерә. Әлеге һәм аннан соң күчергән бөтен акчалары мобиль банк аша Велия Таһировна Ю.ның телефон номерына китә. Кушымта экранында баланс чыннан да мизгел эчендә арта бара, бу уңышлы килешүләр иллюзиясен тудыра. 

Күңеле үсенгән ир-ат “остазы”ның үгетләренә ышанып, зур суммалар күчерә башлый: башта 65 мең, аннары 86 мең, ә аннан соң тагын ике транш – 30 мең һәм 18 800 сум. Әмма шул ук вакытта аңа реаль керем керми дә диярлек – бары “тикшерү өчен” дигән булып 10 000 сумга якын акчасын гына алырга рөхсәт итәләр. 

Әлеге вакыйганың азагы да шундый ук алдау схемалары кебек тәмамлана. Зыян күрүче барлык “җыелган табышын” – 3568 доллардан артыграк акчасын алырга булгач, уенга тагын бер “консультант” – Григорий кушыла. Ул акча чыгару регламенты бозылу сәбәпле, тагын 160 160 сум акча күчерергә кирәк дип белдерә. Үз акчаларын кайтарырга өметләнгән ир-ат әлеге шартны үтәп, кирәкле сумманы җибәрә. Әмма кертем счетка күчми, “финанс белгечләре” белән дә элемтә өзелә. Үзен алдаганнарын аңлап, зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза белән килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев