Нурлатта “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактика акциясе уза
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактика акциясе уза

Балалар арасындагы юл-транспорт имгәнүләре белән бәйле мәсьәлә турында без Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Олег Анжаков белән сөйләштек.

«Олег Иванович, юллардагы хәлләргә нәкъ менә уку елы башланыр алдыннан аеруча зур игътибар бирелә, бу нәрсә белән бәйле?»

«Август ахыры һәм сентябрь башы – гадәттә иң куркыныч чор. Җәйге каникуллар вакытында күпчелек балалар шәһәрдәге интенсив хәрәкәттән читтә торалар һәм уяулыкларын югалталар. Яңа уку елыннан исә алар янә юл хәрәкәтенең актив катнашучыларына – җәяүлеләргә, пассажирларга әвереләләр. Акция кысаларындагы төп максатыбыз – укучыларга юл мохитенә җайлашырга булышу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерү». 

«Районда балалар арасындагы юлтранспорт имгәнүләренә кагылышлы мәсьәлә бүген ни дәрәҗәдә кискен тора?» 

«Кызганычка каршы, статистика хәлнең киеренке булуын күрсәтә. Агымдагы елның беренче 7 аенда балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 6 балигъ булмаган бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Нәкъ менә шуңа күрә бүген без профилактика эшчәнлеген алып бару өчен мөмкин булган барлык ресурсларны да җәлеп итәбез». 

“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында нинди чаралар үткәрү планлаштырылган?» 

«Безнең эш берьюлы берничә юнәлешне колачлый. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итәләр. Уку елының беренче көннәрендә барлык мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре һәм инструктажлар узачак. Беренче сыйныф укучылары белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Моннан тыш, ата-аналар җыелышларында катнашачакбыз, күрсәтмә мәгълүмати материаллар, брошюралар һәм ут кайтаручы элементлар таратачакбыз. Шуның белән бергә юлларда кечкенә пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту да көчәйтелә». 

«Ата-аналар нәрсәгә аеруча игътибар бирергә тиешләр?» 

«Алар баланың киемендә һәм рюкзагында ут кайтаручы элементларның булуына аеруча җитди карасыннар иде. Якын фара утлары янганда йөртүче фликерлары булган җәяүлене яки велосипедчыны 200 метрга кадәр ераклыктан күрә ала, ерак утлар янганда – 350 метрга кадәр. Әгәр җәяүленең ут кайтаручы элементлары булмаса, шофер аны бары тик 50-100 метр арада гына күреп алачак». 

«Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?» 

«Иң беренче чиратта – үрнәк булырга. Балага мәктәптә кагыйдәләр турында күпме генә сөйләсәк тә, ул әтиәнисенең үз-үзен тотышын кабатлаячак. Бала белән берничә тапкыр өйдән мәктәпкә кадәр һәм кайту юлы буенча йөреп чыгыгыз, потенциаль куркыныч урыннарны күрсәтегез: болар – парковкага куелган һәм юлны каплаучы машиналар, ишегалларыннан чыгу юллары, катлаулы тыкрыклар». 

«Йөртүчеләргә нинди теләкләрегез бар?» 

«Барлык шоферларны да, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм уен мәйданчыклары янында, аеруча игътибарлы булырга өндим. Тизлекне киметегез һәм теләсә кайсы вакытта юлга көтмәгәндә бала килеп чыгарга мөмкин булуын истә тотыгыз». 

«Әңгәмәгез өчен рәхмәт!»

Сирень Сәмәрханова сөйләште
 


Нет комментариев