Путьмаковлар командасы өчен боҗралы узышларда катнашу чын дебютка әверелде.
“Ярышлар турындагы хәбәрне бер көн алдан гына күрдек: дустым Нурлатта шундый узышлар була дигән афиша җибәрде. Ярышлар алдыннан кичен очрашып, фикер алыштык, чөнки боҗралы узышлар безнең өчен яңа тәҗрибә. Һәм барырга дигән нәтиҗәгә килдек”, – дип уртаклашты Леонид.
Аның ир туганы Александр команданың башка юнәлеш белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.
“Гадәттә без трофи-ориентлашу белән мавыгабыз – бу картада контроль нокталарны узу. Безгә җирлек буенча координаталар җибәрәләр һәм без әлеге нокталар буенча үтәбез, аларның һәркайсы өчен баллар бирелә”.
Башкалар янында әлеге команда әгъзалары үзләренең ачык яшел төстәге футболкалары белән аерылып торды, аларны әллә каян күрергә мөмкин иде. Путьмаковлар күрше төбәкнең Кошки авылыннан. Әйтүләренчә, әлеге киемнәр ярышлар өчен кулланыла торган махсус униформа икән.
“Без Самара өлкәсенең трофи-рейдлар буенча үткәрелә торган чемпионатларында өченче ел катнашабыз. 15 августта узган ярышларда үз классыбызда икенче урын яуладык”, – дип уртаклашты Леонидның тормыш иптәше Наталья.
Нурлат ярышларының атмосферасы аларның күңелләренә аеруча хуш килгән. Бу көнне 27 экипаж рельеф буенча биремнәрне үтәп, үз автомобильләрен чыдамлылыкка сынады. Ярышларның географиясе исә таңга калдырырлык иде: Нурлат, Самара өлкәсе, Оренбург... Яр Чаллыдан килгән титуллы спортчылар Айдар Сәлахов белән Гадел Исламовның да катнашуы чарага үзгә статус бирде, алар үз категорияләрендә мастер-класс күрсәттеләр.
Оештыручылар ярышларны зур җаваплылык белән әзерләгән: катнашучыларның да, җанатарларның да уңайлылыгын истә тоткан.
“Август башында район башлыгы Дамир Азатович Ишкинеев былтыр үткән ярышларны кабатларга кирәк дигән идея белән чыкты. Без инициатив төркем җыйдык һәм иганәчеләр таптык, ә ярышларны Россиянең дәүләт әләме көнендә үткәрергә булдык”, – дип уртаклашты оештыручыларның берсе Алексей Палий.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны районыбыз башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов сәламләделәр. Чарада мәртәбәле кунаклар – ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Чаллы Башы районы башлыгы Валерий Князькин, Түбән Кама прокуроры Илнур Гаянов катнаштылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны биш категория буенча билгеләделәр. Аларга кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды, калган катнашучылар яңа тәҗрибә һәм көр кәеф алды.
Нет комментариев