Нурлатта “Күрше” фестивале кысаларында чираттагы чара үтте
Тимер юлчылар скверы төрле яшьтәге шәһәрлеләрне үзенә җыйды.
Биредә Тимер юлчылар көненә багышланган “Тамырлар һәм канатлар” бәйрәме узды. Ул “Ут күршеләр” (“Горячие соседи”) социаль әһәмиятле проекты кысаларында уздырылган икенче чара булды. Аны “Нурлы гаилә” гаилә клубы коммерциячел булмаган оешмасы “Грани” мәдәни-ял үзәге белән берлектә “Күрше” республика фестивале кысаларында үткәрде.
Тимер юл темасы шәһәребезнең тарихы белән нык бәйләнгән. Нурлат нәкъ менә станциядән башланган, һәм күп кенә гаиләләрдә тимер юлчылар яки машинистлар яшәгән. “Нурлы гаилә” гаилә клубы җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова өчен дә тема шәхсән якын.
“Әтием бөтен гомерен тимер юлга багышлаган кеше иде. Безнең өчен бу һөнәр генә түгел, ә язмыш. Без балаларыбызның үз бабалары һәм әти-әниләренең хезмәте белән горурлануларын телибез”, – диде ул.
Бәйрәм кунаклары өчен бай интерактив программа әзерләнгән иде. Сквер территориясендә музей һәм китапханә экспозицияләре җәелдерелде, тематик фотозоналар эшләде. “Сәламәтлек вагоны” иң актив пункт булды, ә интеллектуаль ял яратучылар квизларда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Импровизацияләнгән вагон-ресторан кунакларны аеруча сокландырды: аларны традицион тимер юл кружкаларына ясалган хуш исле чәй белән сыйладылар, бу чарага үзенчәлекле төсмер өстәде.
Бәйрәмне тантаналы ачу мәртәбәле кунаклар катнашында узды, район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Куйбышев тимер юлының Татарстан буенча начальнигы урынбасары Марс Хәйруллин җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне сәхнәгә күтәрелүчеләр арасында Денисовлар династиясе вәкилләре дә бар иде, аларның тимер юлдагы гомуми хезмәт стажы 389 ел тәшкил итә! Шунда ук “Гаилә фотоальбомы”, “Бөтен һөнәрләрдән дә яхшырак”, “Нурлат экспрессы” һ. б. проектлар кысаларында узган иҗади бәйгеләргә йомгак ясалды. Җиңүчеләр призларга һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
Күршеләр бәйрәме бер сулышта узды. Бәйрәмнең хедлайнеры – Самарадан “Славица” ансамбленең чыгышы бөтен программаның якты бизәге булды. Җирле артистлар, шулай ук бардларның композицияләре дә беркемне дә битараф калдырмады. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.
Ә оештыручылар инде “Ут күршеләр” проекты кысаларында планлаштырылган киләсе чарага әзерлекне башлап җибәрделәр. Ул Россия әләме көненә багышланачак һәм янә тынгысыз күңелле нурлатлыларны бергә җыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев