Нурлатта “Күрше” фестивале кысаларында “Тамырлар һәм канатлар” дип аталган чара узачак
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Күрше” фестивале кысаларында “Тамырлар һәм канатлар” дип аталган чара узачак

Ул Тимер юлчылар көненә багышлана.

Нурлатта “Күрше” республика фестивале кысаларындагы чаралар дәвам итә.

Иртәгә, 1 августта Тимер юлчылар көне уңаеннан “Нурлы гаилә” коммерциячел булмаган оешмасы тимер юлчылар скверында “Тамырлар һәм канатлар” дип аталган бәйрәм үткәрә.

Программада:

 - Нурлат шәһәре һәм тимер юлчылар тарихына багышланган тематик күргәзмәләр;

- “Гаилә фотоальбомы” күргәзмә-бәйгесе;

- бакча чәчәкләре бәйгесе, мастер-класслар, уеннар;

- бәйрәм концерты һәм башка күңел ачулар.

Башлана: 13.00дә.


Нет комментариев