Нурлатта “Күрше” республика проекты кысаларында ишегалды бәйрәме үтте
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Күрше” республика проекты кысаларында ишегалды бәйрәме үтте

Ватанга булган чын мәхәббәт балачактан – күршеләр белән тату яшәүдән, төзекләндерелгән ишегалларыннан һәм бөтен гаиләне берләштерә торган уртак бәйрәмнәрдән башлана.

Нурлатта Россиянең дәүләт әләме көненә багышлап үткәрелгән “Минем дәүләтем әләме” колачлы бәйрәме моңа ачык дәлил булды. Ул Карл Маркс һәм Гагарин урамнарындагы күпкатлы йортлар ишегалдында узды. Чара “Нурлы гаилә” гаилә клубы” коммерциячел булмаган автоном оешмасы “Грани” мәдәни-ял үзәге белән бергә “Күрше” республика проекты кысаларында тормышка ашырган “Ут күршеләр” проектының якты финишы булды. Оештыручылар проектның беренче этапларын шәһәр скверларында үткәргән булсалар, соңгы чараны тормыш кайнап торган ишегалдында уздырырга карар кылганнар. 

“Бәйрәмнең чын мәгънәсендә өйдәгечә җылы, шул ук вакытта нурлатлыларны берләштерә торган булып үтүен теләдек, – дип ассызыклады проект җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова. – Ватанпәрвәрлек үз өеңне, ишегалдыңны һәм күршеләреңне яратудан башлана бит ул. Илебезнең көче төрле буын вәкилләренең шундый татулыгында чагылыш таба да инде”. 

Бәйрәм тантаналы рәвештә дәүләт әләмен алып чыгудан башланды. Җыелучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов сәламләде. Кыска вакытлы ялга кайткан Артист позывнойлы якташыбыз, комбат Альберт Мөхәммәтовның катнашуы чарага дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте. Бәйрәмдә ишегалдын яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә актив кушылучы нурлатлыларны, тату гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында менә инде 55 елга якын бергә тату гомер итүче Флера һәм Илдус Садретдиновлар гаиләсе дә бар иде. Алар бу йортта 45 ел яшиләр икән инде. Нефтьчеләрнең хезмәт династиясе үзләренең чәчәкләргә күмелеп утыручы төзек ишегалды белән горурланып, үз гаиләләренең татулыгына шөкер итеп яши. Нурлатлыларның алкышлары астында яшь гражданнарга – беренче паспортларын, ә булачак беренче сыйныф укучыларына “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясе кысаларында мәктәп кирәкяраклары тапшырдылар. 

Ишегалды төрле бәйгеләр, интерактивлардан кайнап торды: асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте, теләүчеләр аквагрим ясатты, мастер-классларда катнашты, биредә үк волонтерлар күргәзмәләре эшләде... Дәүләт әләме төсләрендә бизәлгән бала арбалары, велосипедлар һәм самокатлар парады бәйрәмнең матур бизәге булды. Парадта Бикташовлар гаиләсе үзләренең иҗади фантазиясе белән аерылып торды. 

Иминлек мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелде. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсының Нурлат профилактика бүлеге мәйданчыгында яшь нурлатлылар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерделәр. Биредә Куликовларның тату гаиләсе аеруча актив булды. Михаил һәм Ксения бәйрәмгә өч уллары – Арсений, Иван һәм Данила белән тулы составта килгәннәр иде. Малайлар барысына да өлгерде – бизәлгән самокатларда зур горурлык белән бәйрәм парадында катнаштылар, ә “Тирмәкәй” балалар бакчасына йөрүче Арсений юл хәрәкәте иминлеге бәйгесендә үзенең белемнәрен күрсәтте. 

“Безнең өчен бу бәйрәм чын гаилә вакыйгасына әверелде! – дип уртаклашты Куликовлар. – Улларыбыз парадта һәм конкурсларда бик теләп катнашты, ә юл иминлеге мәйданчыгында үзебез дә кагыйдәләрне искә төшердек. Ишегалдында оештырылган бу чарада балаларыбыз ял итеп кенә калмады, тормышта кирәк булачак белем һәм күнекмәләрен дә ныгыттылар”. 

“Сәләт” балалар сәнгать мәктәбенең “Белиссимо” ансамбле, башка иҗади коллективлары катнашындагы “Ватан әләме астында” концерты һәм “Синяя птица” мимнар театрыннан интерактив программа тамашачыларның күңеленә хуш килде. Чара конкурсларга нәтиҗәләр ясау, партнерларга рәхмәт хатлары тапшыру һәм зур флешмоб белән тәмамланды. Дистәләгән катнашучы бердәм булып Россия әләмнәрен һәм ак, кызыл, зәңгәр шарларны югары күтәреп, туган шәһәребез һәм илебезгә карата булган мәхәббәт хисләрен белдерде.


Нет комментариев