“Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә 18-20 сентябрьдә узачак сайлауларда эшләячәк 55 күзәтүче өчен өйрәнү семинар-тренингы узды
Катнашучылар очрашу кысаларында участок сайлау комиссияләре эшчәнлегенең төп аспектларын, күзәтүченең юридик статусын, шулай ук бәхәсле яки гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес эш итү алгоритмын җентекләп тикшерделәр. Укулар “Бәйсез җәмәгать мониторингы” ассоциациясе программасы нигезендә оештырылган иде.
Семинарда Ситуацияләр үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәлә Еникеева һәм ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Раил Курамшин спикер буларак чыгыш ясадылар. Семинар программасы күзәтүче эшенең сайлау участогы ачылган мизгелдән алып тавышларны санау тәмамланып, беркетмәләргә кул куелганчыга кадәрге барлык этапларын үз эченә алды. Лекторлар күнекмәләрне гамәлдә сынап карауга аерым игътибар бирделәр. Тыңлаучылар реаль кейслар буенча эшләделәр, төрле хәлләрдә эш итү тәртибен модельләштерделәр, “Ситуация үзәгеннән шалтырату” практикасын уздылар һәм, сайлаулар вакытында килеп чыгарга мөмкин булган кагыйдә бозуларны объективлыкны саклап һәм законнар кысаларында тиз арада ачыкларга өйрәнделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый күчмә семинарларның төп максаты – һәр участокта сайлауларның тулы ачыклыгын һәм законлылыгын тәэмин итү.
“Безнең республикада 2 700дән артыграк сайлау участогы бар. Җәмәгать күзәтүчеләре тавыш бирү процессын объектив контрольдә тотуны тәэмин итүче кешеләр, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Раил Курамшин. – Укулар вакытында катнашучыларга кайсы параметрларга күбрәк игътибар итәргә кирәклеген аңлатабыз, шулай ук хокукларын һәм бурычларын төшендерәбез. Җәмәгать күзәтүчесенең кем тарафыннан җибәрелүе мөһим түгел. Иҗтимагый палатаданмы ул, сәяси партиядәнме яки кандидаттанмы – барлык күзәтүчеләрнең да законлы статусы, хокуклары һәм бурычлары бер төрле. Бу җаваплы рольне үз өстенә алган актив гражданнарга төрле ситуацияләрдә эшләү өчен кирәкле барлык белемнәрне дә бирүне төп бурыч итеп куябыз”.
Семинарның 55 тыңлаучысы арасында үзен җәмәгать контролеры ролендә әле беренче тапкыр гына сынап карарга карар кылган кешеләр дә, инде ничәмә-ничә сайлау кампаниясендә катнашкан тәҗрибәле нурлатлылар да бар иде. Катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, мондый укулар барысына да файдалы: тәҗрибәле күзәтүчеләргә ул белемнәрен яңартырга һәм закондагы соңгы үзгәрешләр турында белергә ярдәм итсә, яңа кушылучыларга процессны аңларга һәм хаталар булдырмаска булыша. 2331нче сайлау участогында эшләячәк шәһәрнең 2 нче мәктәбе директоры Халидә Шарапова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Менә 10 елдан артык инде мин төрле дәрәҗәдәге сайлауларда күзәтүче булып катнашам. Мин бу вазифаны юкка гына сайламадым, безнең эшебезгә бик күп нәрсә – иң беренче чиратта законлылыкны үтәү һәм кешеләр белән дөрес диалог төзи белү бәйле бит, – диде ул. – Бу бик җаваплы бурыч. Күзәтүче мобиль, аралашучан булырга, законнарны камил белергә һәм хокук бозуларга юл куймас өчен тавыш бирү процедурасын яхшы аңларга тиеш. Законнар үзгәрә, яңа кагыйдәләр барлыкка килә тора, шуңа күрә мөһим сайлаулар алдыннан мондый укуларга ихтыяҗ зур. Күзәтүче барлык яңалыклардан һәрчак хәбәрдар булырга тиеш. Бу тренингларда без реаль гамәли очракларны карыйбыз һәм законны бозмыйча гына дөрес эш итәргә өйрәнәбез”.
Нет комментариев