Нурлатта махсус хәрби операция сугышчылары өчен юкә чәе әзерләделәр
Шул көннәрдә Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге волонтерлары юкә чәчәге җыярга чыктылар һәм шәһәрнең үзәк паркында чын мәгънәсендә җәйге акция үткәрделәр.
“Чәкәләрне дөрес сайлый белергә, агачка зыян китермәскә һәм таҗ яфраклары коела башлаганчы җыеп өлгерергә кирәк”, – диләр волонтерлар. Алар чәчәкләрне киптерү серләре белән дә уртаклаштылар.
“Җыелган барлык юкә чәчәкләре дә сугышчылар өчен шифалы һәм витаминлы чәй әзерләүгә тотылачак. Бу эчемлек җылынырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта һәм көч бирә. Без хәтта кечкенә генә игелекле эшләр дә дөньяны яхшы якка үзгәртә ала дип ышанабыз. Бу акция – алгы сызыктагы егетләргә шундый гади, ләкин бик файдалы һәм бердәм бүләк аша эчкерсез кайгыртучанлык, ярдәм һәм күңел җылысын җиткерү ысулы”, – дип билгеләп үтте Актив озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.
Көмеш яшьтәге волонтерлар моның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар: алда аларны башка шифалы үләннәр җыю, хәйрия ярминкәләре һәм һәр теләүче кушыла ала торган яңа игелекле проектлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев