Нурлатта мототехникада шәһәр урамнары буенча җилдерүче үсмерләр тоткарланган
Моның өчен аларның әти-әниләренә җавап бирергә туры киләчәк.
Шул көннәрдә үткән масштаблы рейд барышында автоинспекторлар мототехникада җилдерүче өч балигъ булмаган үсмерне тоткарлаганнар. Алар, йөртү таныклыклары һәм тәҗрибәләре булмаган килеш, гомуми кулланылыштагы юлларга чыкканнар һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозганнар.
Тоткарланган урынга үсмерләрнең әти-әниләре чакыртылган. Аларга карата административ кагыйдә бозу турында беркетмәләр төзелгән, мототехникалары махсус стоянкага куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев