Нурлатта «Нәтиҗәгә эшлибез» форумы узды
Очрашу РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры катнашында үтте.
2021 елда гражданнардан кергән 2,5 миллионга якын тәкъдим һәм мөрәҗәгать нигезендә булдырылган Халык программасы кысаларында Россиядә меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни-ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелгән, ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләре яңартылган, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артыграк йорт газга тоташтырылган.
Нурлатта да программа кысаларында масштаблы эшләр башкарылган. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Дамир Ишкинеев сөйләде. Дамир Азатович әйтүенчә, тулаем территориаль продуктның ике тапкырга артуы районның төп икътисади казанышы булган. 2021 елда ул 54 миллиард сум тәшкил итсә, 2025 елда 116 миллиард сумга җиткән. Районның ягулык-энергетика комплексында да, авыл хуҗалыгында да уңай динамика күзәтелә. Моннан тыш, үзара салым программасы кысаларында авылларны төзекләндерүгә 330 миллион сумнан артыграк акча юнәлтелгән. Бу чорда инфраструктура һәм социаль өлкәдә дә зур үзгәрешләр булган, юллар төзелгән, ишегаллары, мәктәпләр ремонтланган, яңа җәмәгать киңлекләре булдырылган.
“Без бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Ә махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең горурлыгыбыз һәм аерым кайгыртуыбыз астында. Халык программасының “Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм” юнәлешен тормышка ашырып, бу чор эчендә районда уртак көч белән фронтка 625 тонна 65 партия гуманитар йөк, 100дән артыграк автомобиль һәм 70 берәмлек мототехника озатылды. Волонтерлык хәрәкәте меңләгән кешене берләштерә. Без шулай ук сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез, бу эш дәвам иттереләчәк”, – дип махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә аерым тукталды Дамир Азатович.
Халык программасының республика дәрәҗәсендә ничек тормышка ашырылуы турында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сөйләсә, сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин һәм Олег Морозов федераль дәрәҗәдәге казанышлар турында бәян иттеләр. Депутатлар Нурлат районының эшчәнлегенә дә уңай бәя бирделәр. Айдар Метшин Нурлат традицион аграр-сәнәгать районыннан югары икътисадлы, яңартылган һәм үскән инфраструктуралы көчле һәм тотрыклы муниципалитетка әверелде, дип билгеләп үтте.
“Нурлат районы халкы электән активлыгы белән аерылып торды. Биредә депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары актив. Безнең өчен кире элемтә булуы мөһим. Чөнки без – җирле, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге хакимият органнары, нәтиҗәгә йөз тотып эшлибез. Бу ресурслар һәм тырышлыкларны бергә туплап хезмәт кую без йөз тоткан нәтиҗәне бирә дә, – дип билгеләп үтте ул.
Дәүләт Думасының контроль буенча комитеты рәисе Олег Морозов районда барган сизелерлек үзгәрешләргә һәм нурлатлыларның бердәмлегенә аерым игътибар юнәлтте.
“Биш ел эчендә тулаем территориаль продукт күләмен ике тапкырга арттыру – югары казаныш. Районыгызга килгән саен биредә матур үзгәрешләрнең булып торуына сөенәм. Барысы да башкача: ишегаллары да, урамнар да, фасадлар да башка төрле хәзер. Бу сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе”, – диде депутат.
Форум азагында нурлатлылар спикерларга яңа тәкъдимнәр һәм сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Киләсе бишьеллыкка формалаштырылучы Халык программасын төзегәндә алар да һичшиксез исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев