Нурлатта өченче ел “Яшьләр командасы” волонтерлар төркеме эшләп килә
Дүрт хатын-кыз – Галина Шакирова, Галина Овчинникова, Гөлсирә Пискеева һәм Антонида Алексеева махсус хәрби операция зонасына реторт-пакетларда җибәрелә торган ашларга кирәкле ингредиентлар әзерлиләр.
Аларны күпьеллык дуслык җепләре генә түгел, сугышчыларга ярдәм итү теләге дә берләштерә. Хатын-кызлар үз төркемнәрен шаяртып “Яшьләр командасы” дип атаганнар: алар “Җиңү өчен тәм-томнар” волонтерлык хәрәкәте җитәкчелегендә хезмәт куялар һәм бу эштә үзләрен әле “яшьләр” дип саныйлар. Ә бит төркемнең иң яшь әгъзасы да 60ны узып киткән инде, әмма аларның дәрт-дәрманы ташып тора.
Волонтерлар төркемне оештырган Галина Шакированың йортына җыелалар.
“Кызым Динә – “Җиңү өчен тәм-томнар” хәрәкәте активисты, бервакыт шалтыратты да: “Әни, зур күләмдә ит эшкәртергә кирәк”, – ди. Мин дус кызларыма шалтыратып, ярдәмгә чакырдым, шулай башланып китте дә”, – дип сөйләде Галина Ивановна.
Биредә, уңайлы мохиттә, эш кайный: дегидраторда бәрәңге киптерәләр, тутырма ясыйлар, балык һәм ит чистарталар, турыйлар... “Йөз килограмм ит турау яки берничә капчык яшелчә эшкәртү безнең өчен берни түгел”, – диләр волонтерлар үзләре.
Менә без килгән көнне дә алар алдында шактый катлаулы – 50 килограмм туңдырылган балыкны чистарту һәм өлешләргә бүлү бурычы тора иде.
“Биредә безнең эшебез конвейердагы кебек: беребез чистарта, икенчебез турый, өченчебез махсус савытка сала бара. Эшләгән арада фронттан соңгы хәбәрләр белән уртаклашырга, яңалыклар белән бүлешергә, планнар корырга да өлгерәбез, чөнки без фронт файдасына хезмәт итеп кенә калмыйбыз, ә бергә ял да итәбез, гөмбәгә, җиләккә йөрибез”, – дип әңгәмәгә кушылды Галина Овчинникова.
Күңелдә җиңүгә какшамас ышаныч булганда һәм һәр эш җыр астында башкарылганда барысы да уңа. Мисал өчен, дуслар турындагы җырны “яшьләр” үзләренең гимны дип саныйлар. Аны бергә җыелган чакларда һәрчак башкаралар. Һәм моның белән генә дә чикләнмиләр әле: аларны махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертларына да чакыралар, биредә алар тамашачылар белән үз иҗатларын бик теләп уртаклашалар.
“Бер-беребездән башка беркая да бармыйбыз” – волонтерларның шигаре нәкъ менә шундый. Бу сүзләр аларның эшчәнлеген тулысынча тасвирлый: уртак тырышлык, күпьеллык дуслык һәм бердәм максат аларның хезмәтен чыннан да нәтиҗәле итә.
Алар үзләрен тыл хезмәтчәннәре дип атыйлар. Бөек Ватан сугышы елларындагы хатынкызлар кебек үк, алар фронтка кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр: пешерәләр, киптерәләр, әзерләнмәләр ясыйлар, бәйлиләр, тегәләр…
Сүз уңаеннан, өч ел эчендә сугышчылардан бик күп рәхмәт сүзләре дә кабул иткәннәр. Солдатлар турыдан-туры блиндажлардан хуш исле ашлар кайнатуларын, яратып әзерләнгән өй ризыкларын җылытып ашауларын үз эченә алган видеохәбәрләр җибәргәндә волонтерларның шатлыклары эчләренә сыймый. Ләкин алар өчен иң мөһиме – һәр көнне үзләренең ихтыяҗлы эшләрен дәвам иттерү. “Бергә булганда көчле без!” – ди Галина Шакирова, һәм волонтер хатын-кызлар моны үз хезмәтләре белән, көтеп алынган җиңүне якынайтуга өлеш кертеп раслыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев