Нурлатта шашка буенча район чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләделәр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта шашка буенча район чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бу юлы чемпион исеменә Сергей Зайцев лаек булды.

Нурлатның шахмат-шашкачылар клубында рус шашкасы буенча 31нче Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы чемпионатына нәтиҗәләр ясадылар.

Чемпионатта Сергей Зайцев ышанычлы җиңү яулады, икенче урында – Олег Павлов, өченчедә – Алексей Матавин.

Җиңүче һәм призерларга яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
 


Нет комментариев