Нурлатта таксиларны тикшерделәр
Тикшерүләр оператив-профилактика чарасы кысаларында узды.
Кичә район территориясендә “Такси” оператив-профилактика чарасы тәмамланды, ул 24 июльдә башланып киткән иде. Аның төп максаты – пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажирлар ташу өлкәсендә кагыйдә бозуларны, шул исәптән легаль булмаган эшчәнлекне дә кисәтү.
Дәүләт автоинспекциянең Нурлат бүлекчәсе шәхси составы бу көннәрдә пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы шоферларга карата контрольне көчәйтте. Рейдларда автоинспекторлар гына түгел, полициянең участок уполномоченныйлары да катнашты. Операция барышында 11 кагыйдә бозу ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев