Нурлатта уку алдынгыларын хөрмәтләделәр
Чара шәһәр Мәдәният сараенда узды.
Быел 220 чыгарылышның 19ы мәктәпне – алтын, 16сы көмеш медальгә тәмамлады.
Нурлатта уку алдынгыларын тантаналы шартларда хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Менә узган шимбәдә дә шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: укудагы уңышлары белән районыбызның “алтын фонды” исемлеген тулыландырган чыгарылышларга медальләр тапшырылды. Нурлат гимназиясен тәмамлаган Ләйлә Хәмидуллина исә бу көнне икеләтә шатлык хисләре кичерде – чара башланыр алдыннан аның география буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыюы билгеле булды.
“Нәтиҗәләрне 20 минут элек кенә белдем, хисләремне аңлатып бетерерлек түгел, бик күңелле, – дип уртаклашты кыз. – География фәнен яратам, 9нчы сыйныфта да төп дәүләт имтиханын аның буенча тапшырган идем, шул рәвешле, эзлекле әзерләндем. Укытучым Эльмира Хәмзиева Гайнуллина һәм әтием зур терәк булдылар, син имтиханны 100 баллга бирә аласың дип миңа канат куйдылар. Минем үз-үземә ышануым һәм якыннарымның теләктәшлеге бик ярдәм итте”.
Ләйлә тантаналы чарада да туганнары әйләнәсендә иде.
“Кызым белән бик горурланам, – дип сөйләде әтисе Рамил Равилевич. – Ул максатчан, тырышып әзерләнде. Төннәрен, шөгыльләнгән вакытта йоклап киткәч, бүлмә утын сүндергән чакларыбыз да күп булды. Кызыма биргән белемнәре өчен укытучыларга рәхмәт”.
Тантаналы чара барышында чыгарылышларга сәхнәдән үз котлауларын һәм изге теләкләрен район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм мәгариф бүлеге нача льнигы Алсу Рәхмәтуллина җиткерделәр.
“Югары уку йортларында һөнәр үзләштергән вакытта да шундый ук үҗәт һәм хезмәт сөючән булыгыз, авырлыклардан курыкмагыз. Киләчәктә исә тормышыгызны Нурлат районында төзүегезне телим”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Дамир Азатович.
Гадәттә, бу көнне аерым казанышларга ирешкән укучылар да хөрмәтләнә. Быел “Татнефть” хәйрия фондының “Сәләтле балалар” программасы кысаларында акчалата бүләккә Колбай Мораса мәктәбе чыгарылышы Айгөл Әхмәтҗанова һәм аның барлык башлангычларында да зур терәк булган остазы – туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмзия Галиуллина лаек булдылар. “Гыйлем” беренче республика бәйгесендә җиңү яулаган Айгөлнең бүләкләр янчыгы бик саллы, агымдагы уку елында гына да ул “Татар кызы” бәйгесенең ярымфиналына чыкты, “Ак калфак” Бөтенроссия бәйгесе призеры булды. Быел дүртенче тапкыр катнаша торган “Алтын каләм” яшьләр матбугаты фестивалендә дә уңышка өмет тота, бу юлы ул аның “Телевидение һәм видеоблогинг” номинациясен сайлаган.
“Мин журналист булырга хыялланам, шул юнәлеш буенча югары белем алырга ниятлим, – дип уртаклашты Айгөл. – Хыялымны тормышка ашыру өчен тәҗрибә туплау өстендә даими эшлим, яңа нәрсәләр үзләштерәм. Мисал өчен, узган ел видеомонтаж серләренә төшенеп, берничә татар авылына багышланган фильмнар төшердем. “Шаян ТВ” белән хезмәттәшлек итәм, узган ел ук алардан эшкә чакыру алган идем”.
Айгөл районда татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырган бердәнбер чыгарылыш та әле, шул уңайдан Казанда узган тантаналы чарада да катнашып кайкан. Ә бу көнне сәхнәдән яңгыраган мактау сүзләре һәм лаеклы медальләр йокысыз төннәр һәм максатка омтылуның матур нәтиҗәсе булды. Мондый югары казанышлар яшь нурлатлыларның зур дөньяга ныклы адымнар белән аяк басарга әзер булуын тагын бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев