Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Халыкара шахмат көненә багышланган турнир үтте

Кичә бөтен дөнья шахматчылары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Шул көннәрдә «Мирас» яшүсмерләр клубында Халыкара шахмат көненә багышланган традицион шахмат турниры узды. Ярышлар 14 яшьтән өлкәнрәк интеллектуаль уен яратучыларны бергә җыйды. Турнирда катнашырга 26 катнашучы теләк белдерде. Уеннар Швейцария системасы буенча тугыз турда үтте.

Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде.

Ир-егетләр:
1 урын – Михаил Безруков;
2 урын – Андрей Васильев;
3 урын – Сергей Васильев (Төрнәс авылы).

Хатын-кызлар:
1 урын – Галия Мөхтәсимова;
2 урын – Самира Айсина;
3 урын – Чулпан Касыймова.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат районы яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлегеннән Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

“Без бу турнирда төрле яшьтәге нурлатлыларны берләштерүне максат итеп куйдык. Бүген укучылар, студентлар һәм тәҗрибәле ир-атлар һәм хатын-кызлар бер өстәл артына утырып, шахмат уйнады һәм үзләренең осталыкларын күрсәтте”, – дип билгеләп үтте шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев