Нурлатта Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен киң колач белән билгеләп үттеләр
Бәйрәмнең төп вакыйгасы автоном машиналар клубы ачылу булды.
Бу – “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондының яңа проекты. Биредә фонд активистлары роботлаштырылган платформалар, кан агуны туктатучы турникетлар җитештерү белән шөгыльләнәләр, пилотсыз очу аппаратларын реставрациялиләр һәм җыялар, шулай ук алар белән идарә итү буенча дәресләр үткәрәләр.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм кунаклар – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операция сугышчылары, руханилар фонд эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, волонтерларга актив гражданлык позицияләре һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Дамир Ишкинеев Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненең календарьдагы гадәти дата гына түгел, иң элек кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен яклаган һәм хәзер дә яклауларын дәвам итүче кешеләргә тирән хөрмәт билгесе булуын ассызыклады.
Әлеге вакыйганың нәкъ менә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне кысаларында үткәрелүенең мөһимлеген фонд җитәкчесе,
Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль бәрелешләр инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ришат Сафиуллин да билгеләп үтте.
“Клубыбызның нәкъ менә бүген ачылуы очраклы түгел. Биредә бар нәрсә дә алгы сызыкта сугышучы хәрбиләрнең заявкалары буенча җитештерелә, боларның барысы да фронтка китә һәм якташларыбызга җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Ә җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак”, – диде ул.
Бәйрәм чаралары Хәтер һәм дан мемориаль комплексы территориясендә тантаналы митинг белән дәвам итте. Традиция буенча, нурлатлылар азат итүче сугышчы һәйкәле итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
“Бүген без үткән чор һәм хәзерге заман каһарманнарын данлыйбыз. Бурычыбыз – аларның батырлыкларын хәтердә тоту һәм бүгенге көндә алгы сызыктагы сугышчыларга теләктәшлек күрсәтү. Җиңү безнең якта булачагына ышанам, чөнки без – бердәм”, – дип ассызыклады район башлыгы үз чыгышында.
Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин ветераннарны һәм хәрби хезмәткәрләрне котлап, махсус хәрби операция барышында һәм башка сугышларда һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте. Соңыннан бүләкләү тантанасы узды: Россия Федерациясе Президенты Указы белән Марат Рәхимов, Михаил Кадяшев һәм Нәфис Җамаловның якыннарына Батырлык орденнары (үзләре үлгәннән соң) тапшырылды. Бу дулкынландыргыч вакыйга митинг барышында иң тетрәндергеч мизгелләрнең берсе булды.
Чарада катнашучылар арасында кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр дә бар иде. Аларның берсе – Кок позывнойлы 1нче Славян штурм бригадасының бүлекчә командиры, ул Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Яралану сәбәпле, сугышчы хәзерге вакытта өендә, әмма хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Аның күкрәген медальләр һәм орденнар бизи, күптән түгел генә Россия Герое исеменә тәкъдим ителгән.
“Әлеге көн бөтен ил өчен мөһим, – диде Кок. – Без дәрәҗәләр өчен түгел, ә балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге өчен сугышабыз. Тылдан ярдәм алган саен, безне биредә көтүләрен, ышануларын тоябыз. Нәкъ менә шушы ышаныч безгә түзәргә һәм җиңәргә ярдәм итә”.
Алга таба бәйрәм программасы үзәк паркка күчте, анда сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында тагын бер тантаналы митинг үткәрелде. Биредә дә бүләкләү чарасы киң колач белән узды – бер төркем ветераннарга һәм активистларга “Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен” медальләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Вакыйгаларга бай көн Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль бәрелешләр инвалидлары Татарстан Республикасы оешмасының Нурлат бүлеге призларына минифутбол буенча турнир белән тәмамланды. Ел саен үткәрелә торган ярышлар быел 9нчы тапкыр оештырылды, биредә төрле гаскәрләрне тәкъдим итүче 4 команда очрашты. Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча турнирда хәрби-диңгез флоты вәкилләре командасы җиңү яулады, әмма, оештыручылар ассызыклаганча, төп нәтиҗә беренче урын өчен көрәш түгел, ә бердәмлек атмосферасының хакимлек итүе булды. Спортчыларның бертавыштан кабул иткән карары ярышларның иң дулкынландыргыч мизгеленә әверелде: 15 мең сум күләмендәге приз фондын алар махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү өчен “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондына тапшырдылар.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне чын ватанпәрвәрлек рухында узды. Төрле яшьтәге нурлатлылар батырлыклар турындагы хәтернең йөрәкләрдә яшәвен, ә фронтка ярдәм итүнең күптәннән инде уртак эшкә әйләнүен тагын бер кат расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев