Нурлатта Хезмәт һәм батырлык фестивале узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Хезмәт һәм батырлык фестивале узды

Исемнәре республиканың электрон мактау тактасына кертелгән нурлатлыларга исемле сертификатлар тапшырылды.

“Нурлат сөте” хуҗалыгының идарәчесе Анатолий Герасимов бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтенә багышлаган, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше. Хезмәт стажы инде 4 дистә елга якынлашып килүче агроном бу көннәрдә дә иртәдән төнгә кадәр басуда, чын күңелдән икмәк язмышы өчен борчылып йөргән көннәре.

“Икмәк барысыннан да өстен. Минем өчен бу буш сүзләр түгел, ә тормышым мәгънәсе. Менә 37 ел инде кырларга чыккан саен игеннәрнең шытып килүен шатланып күзәтәм, һава торышы өчен борчылам, уңышка сөенәм. Бу һөнәр игелекле һәм шул ук вакытта җаваплы да: өстәлләрдә икмәкнең булуы безнең хезмәткә бәйләнгән бит. Үзебезнең көндәлек эшебез белән без илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәбез”, – ди ул.

Шул көннәрдә исә Анатолий Аркадьевичка үзенең мәртәбәле хезмәте өчен горурланыр өчен тагы бер форсат чыкты – аның исеме республикада быел булдырылган Электрон мактау тактасына кертелде. Бу хактагы исемле таныклыкны аңа һәм тагын 4 дистәдән артыграк нурлатлыга “Театр” скверында үткән тантаналы чарада тапшырдылар.

Республикабызда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән башланып киткән әлеге уникаль проект эшләүче халыкның казанышларын билгеләп үтү һәм төбәк кадрларының позитив абруен булдыру өчен эшләтеп җибәрелде. Анда республиканың төрле шәһәр һәм авылларында яшәүче 15 меңнән артыграк кешенең исеме кергән. Алар арасында үзләренең хезмәтләре белән югары хөрмәткә лаек булган 166 нурлатлы да бар.

“Хөрмәтле нурлатлылар, сез үзегезнең хезмәтегез белән икътисадыбызны ныгытасыз, төзисез һәм сезнең ярдәм белән районыбыз, республикабыз, илебез тагы да үсә, ямьләнә. Хезмәт кешесе – илебездә иң төп кеше. Агымдагы ел республикабызда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булып уза. Һәм без, әлбәттә инде, безне саклаучы һәм бөек Ватаныбыз Россиянең мәнфәгатьләрен яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез”, – дип мөрәҗәгать итте бүләкләү тантанасында катнашучыларга район башлыгы Дамир Ишкинеев.

Исемнәре Электрон мактау тактасына кертелгән нурлатлыларны бу көнне шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин сәламләделәр.

Ә исемле таныклыкларны өләшү дәвам итә, аларны тантаналы шартларда халык җыеннарында, район җитәкчелеге белән очрашуларда тапшыралар.


Нет комментариев