Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан бер пенсионер мошенникларга 5,5 миллион сумнан артыграк акчасын биреп җибәргән

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызның тыныч картлыгы чын детектив триллерга әверелеп, күңелсез тәмамланган.

Кармакка тиз каптырганнар 

Ялган ФСБ хезмәткәрләре һәм Үзәк банк белгечләренә ышанып, ул бөтен җыйган акчаларыннан колак кагып кына калмаган, туганнарын да бурычка батырган. Аңа салынган зыянның гомуми күләме 5 608 000 сум тәшкил итә. 

...Барысы да 2026 елның 11 маенда башлана. Ханым өчен авыр чор була бу – ике көн элек кенә әнисен җирли. Нәкъ менә шундый моментта шалтыраталар да аңа. Таныш булмаган хатын-кыз үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм ханымның пенсиясенә яңадан исәп-хисап ясау өчен хезмәт стажын дистанцион рәвештә тагын бер тапкыр карап чыгарга тәкъдим итә. Пенсионерның бөтен документлары да сканерланган килеш ноутбукта саклана торган була, ул ризалаша. Аның телефонына код белән смс килә, ул аны, карап та тормыйча, әңгәмәдәшенә атый. Мошенниклар әйтүенчә, код дистанцион кабул итү өчен талон рәсмиләштерү өчен кирәк икән. Аннан соң элемтә өзелә, аны “мошенниклык атакасы” турында кисәтәләр. Шунда ук яңа шалтырату керә – бу юлы “Дәүләт хезмәтләре белгече Елена Тихонова”дан. Ул куркынган тавыш белән ханымның шәхси кабинетына керүләре һәм мәгъ лүматларының нөсхәләрен алулары турында хәбәр итә. Ханымны “коткару” өчен, аны махсус служба хезмәткәре белән тоташтырырга вәгъдә бирәләр. Ул бик “серле” булып чыга, күрәсең, Тихонова аның белән ул билгеле бер кодны атаган очракта гына сөйләшергә яравы турында кисәтә, кодны атамаса, сөйләшмәскә икән. 

“Погонлы” спектакль 

МАКС мессенджеры аша пенсионер ханыма видеоэлемтә ярдәмендә үзен ФСБ хезмәткәре Дмитрий Самойлов дип таныштырган бер ир-ат шалтырата. 

“Ул кабинетта иде, китель кигән, погоннары да бар, арткы як стенада президент портреты эленеп тора, Россия әләме урнаштырылган”, – дип сөйли полициядә зыян күргән ханым. 

ФСБның ялган хезмәткәре сөйләшү барышында аның экстремистлык эшчәнлегенә катнашы бар дип саналган затка акча күчерергә омтылуда гаепләнүен хәбәр итә. Аңа карата җинаять эше кузгатылуын, тикшерү барышында барлык счетларының да “туңдырылуын” әйтә. Бу хәлдән чыгуның ике юлы гына бар икән: аны повестка белән судка чакырту һәм СИЗО шартларында тикшерү үткәрү яисә хезмәттәшлеккә ризалашып, бу хакта беркемгә дә мәгълүмат җиткермәү турында йөкләмә рәсмиләштерү. Ханым икенче вариантны сайлый: йөкләмә яза, имзасын куя, аның ир туганы да кул куя, һәм документның фотосын Самойловка җибәрәләр. Әле ул гына да түгел, аны диктафонга яздырып, аудиофайл да салалар.

Шул ук көнне аңа “Үзәк банк белгече Дмитрий Сергеев” шалтырата. Ул счетлардагы барлык акчаларны да салдырып, “сейф счеты”на күчерергә кирәклеген аңлата. Икенче көнне, 12 майда, аның белән элемтәгә янә Дмитрий Самойлов чыга һәм хатын-кызның телефонына МАКС һәм шалтыратуларны карап барырга ярдәм итә торган программа урнаштырачагын әйтә, икенче телефон сатып алуын сорый, ул аның белән аралашу өчен генә кирәк икән.

“Озата баручылар” күзәтүе астында 

Кураторларның катгый инструкциясе буенча ханым Нурлат банкларының берсендә 2 миллион сум акчасын алуга сорату ясый – әлеге акчаларны ул еллар буе хезмәт хакыннан һәм пенсиясеннән җыйган була. Шунда ук аңа акчаларны банк офисларының берсеннән алырга мөмкин дигән хәбәр килә. Мошенниклар ханымның нинди киемдә булуын сорашалар, аның иминлеген агентлар тәэмин итәчәк дип ышандыралар. Хатын-кыз үзенең ир туганы белән акчаларны салдырып, машинага кереп утыргач, “ФСБ хезмәткәре” шалтыратып, аларга авылга барырга кирәклеген әйтә. 

“Үрнәк борылышына кадәр безне юлдан чия төсендәге “Нива” машинасы озата барды, Самойлов Дмитрий Николаевич аларны үз кешеләре булуын әйтте”, – дип дәвам итә ханым. 

Өйгә кайтканнан соң, хатын-кыз инструкция буенча 2 миллион сум акчасын кара полиэтилен пакетка төрә, канцелярия резинкасы белән бәйләп куя... Билгеләнгән көнне һәм сәгатьтә акчаларны алырга бер кыз килә. 

“Мин балалар мәйданчыгына килеп, ак төстәге машинаны көтәргә тиеш идем. Миңа кызның өсбашын тасвирлап бирделәр. Чыннан да, мәчет янына бер машина килеп туктады, аннан 29-30 яшьләрдәге бер кыз чыкты, – дип дәвам итә пенсионерка. – Ул яныма килеп, “Бумеранг” дип әйтте – бу кодлы сүз иде”. 

Кодлы сүз турында алдан сөйләшенгән була, шуңа хатынкыз бер дә шикләнмичә акчаларны тапшыра. 
Туганнардан да алган 

Әмма аферистларның аппетитлары котырганнан котыра гына бара. Пенсионер ханымның тагын акчалары булуын белеп алгач, аларны да салдырырга мәҗбүр итәләр. Шул рәвешле, банкомат аша алынган 1 400 000 сум, шулай ук өендәге 508 мең сум акчасын ул кара полиэтилен пакетка төреп һәм ике канцелярия резинкасы белән бәйләп, “ышанычлы зат”ны көтә башлый. Куратор аның тиздән килеп җитәчәген хәбәр итә. Бу юлы кара төстәге машина килеп туктый, аннан бер кыз төшә. Пенсионер аның муенындагы татуировкасын исендә калдыра. Тагын яңгыраган код – “Бумеранг” сүзе бөтен шик-шөбһәләрне бетерә һәм ханым тыныч күңел белән аңа пакетка төргән акчаларны биреп җибәрә. 

Әмма бу аз тоела, мошенниклар аны бурычка акча алырга да мәҗбүр итәләр, имеш, төп счетны яңарту мөмкин түгел. Алар аны бик җиңел аңлата: янәсе ханым исеменә Мәскәү өлкәсендәге фатир залогына 5 миллион сумга кредит рәсмиләштерелгән, хәтта бу хакта ялган белешмә дә күрсәтәләр. Аны “ябу” өчен “Үзәк банк хезмәткәре” ашыгыч рәвештә сумманың 60 процентын, ягъни 3 миллион сум акча кертергә куша. Хатын-кызның бернинди кредитлары булмаса да, ул яңа танышларының сүзләренә ышануын дәвам итә. Кыскасы, алар аны финанс ярдәме артыннан туганнарына мөрәҗәгать итәргә күндерәләр: кыз туганы – 1,5 миллион, ир туганы 200 мең сум акча бирәләр. 

Бу юлы акча тапшыру урыны үзгәртелә. Мошенниклар корбаны курьерны Нурлаттагы фатирында көтәргә тиеш була. Һәм менә 28 май көнне төштән соң ул подъезддан чыккач, Самойлов тасвирлаган кызны күреп ала. Кодлы сүзне әйткәннән соң (ә аны үзгәртмиләр), пенсионер ханым аңа 1,7 миллион сум акчасын тапшыра. Хатынкыз үзенең дөрес юлда булуына шикләнми, чөнки аңа мошенниклар шалтыратуларын дәвам итеп, “Эш алып барыла, көтегез”, – дип хәбәр итеп торалар. Соңгы тапкыр ханым аферистлар белән 15 июньдә языша. Самойлов аның хәлләре белән кызыксына, Сергеевтан бернинди хәбәр дә юк дигәч, барысын да белешергә вәгъдә бирә. Шуннан соң Самойловның аккаунты ябыла.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев