Нурлаттан Фәйзуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар
Узган ел сапфир туйларын билгеләп үткәннәр алар.
Һәм бүген, 46 еллык уртак тормыш китабының һәр сәхифәсен күздән кичергәндә, б әхетле һәм озын гомерле гаилә коруның серен берберләрен хөрмәт итеп яшәүдә күрәләр. Язмыш сынауларына да, шатлыклы вакыйгаларга да бай булган парлы юл Кәкре Атау авылыннан башлана. Зирекле егете Шәфигулла әнисе һәм булачак сөйгән ярының туган авылына кич йөрергә килә торган була, яшьләр шунда танышалар да.
“Ул вакытта икебез дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли идек, район үзәгендәге идарәгә дә еш барырга туры килә, шулай очраша башладык. Ике елдан өйләнештек,– дип сөйләде Тәнзилә Һадыевна, туй турындагы хатирәләрен дә яңартып: – Икебез дә партия әгъзалары идек, ул чордагы традиция буенча, башта яшьләр котларга килделәр, халыкта “поздравка” дип атала иде ул. Аннары никах мәҗлесе, “кызыл туй” булды”.
Шәфигулла Шәйхуллович хезмәт юлын авыл хуҗалыгында – “Игенче” колхозында зоотехник булып башласа да, язмышына язылган һөнәрне төзелеш тармагында таба: озак еллар ПМК, СМУ кебек легендар оешмаларда мастер, прораб вазыйфаларын башкара. Аның эш нәтиҗәләре күпсанлы йортлар, клублар, терлекчелек комплекслары төзелеше белән исәпләнә, бүген дә халыкка тугры хезмәт итә әле алар.
Тәнзилә Һадыевнаның да һөнәри казанышлары саллы. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы әле 80нче еллар башында ук “Россия” колхозының 24 яшьлек бухгалтерының оештыру сәләтен күреп ала һәм район үзәгенә эшкә чакыра. Биредә һөнәри үсешнең бөтен баскычларын үтеп, бүгенге көндә әлеге профсоюз оешмасын җитәкли ул. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен кайгыртудан тыш, район тормышында да актив катнаша, Җәмәгать Советы әгъзасы. Тәнзилә Һадыевна игелекле йөрәкле волонтер буларак та билгеле – махсус хәрби операция сугышчыларына шифалы чәйләр җыя. Үзе исә барлык башлангычларына канат куючы тормыш иптәшенә рәхмәтле.
“Бу еллар эчендә бердәм, бер сүзле булып яшәдек. Шәфигулла сабыр, миңа һәрчак терәк булды, бөтен ышанычым аңарда. Бик бәхетле мин бүген, – дип уртаклашты Тәнзилә Фәйзуллина. – Улыбызга да әтиең кебек хатын-кызларны олылап, хөрмәт итеп, бездән үрнәк алып яшәгез дип үгет-нәсыйхәт бирәм”.
Бүген Фәйзуллиннар уллары, киленнәре һәм ике оныклары белән бер йортта зур, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Һәм, әлбәттә инде, үз үрнәкләре белән аларга да үзара аңлашуга һәм ихтирамга корылган тормыш сабагы бирергә тырышалар. Ә Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне кысаларында узган тантаналы бәйрәм чарасында тапшырылган иҗтимагый бүләк – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале исә әлеге ныклы мөнәсәбәтләрнең символы булып, якташлары өчен дә горурлык чыганагына әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев