Нурлаттан юл-патруль службасы инспекторы Марат Хисамов: «Язмышыма язылган һөнәр»
Бүген ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Быел Дәүләт автомобиль инспекциясенә нигез салынуга 90 ел тула. Коллегалары белән бергә әлеге бәйрәмне юл-патруль службасы инспекторы Марат Хисамов та каршы ала.
Юл патрульләре үз хезмәтләрен бер гасыр элек диярлек башлаганнар. Дистәләрчә еллар эчендә машиналар алышынган, жезллар үз урыннарын заманча радарларга биргән, ә кәгазь сводкалар урынына алмашка цифрлы технологияләр килгән. Әмма әлеге һөнәрдә үзгәрешсез калган кыйммәтләр дә бар, болар – кешеләр, аларның батырлыгы, битараф булмыйча, теләсә кайсы секундта ярдәмгә килергә әзер торулары. Боларны үзенең көндәлек эше белән раслаучыларның берсе – Марат Хисамов.
Ульянда туып-үскән егет мәктәптән соң Мәскәү шәһәренең Халыкара славян институтына укырга керә, аны “юриспруденция” белгечлеге буенча 2015 елда тәмамлый. МВД структурасына ул 2022 елда килә, аңа кадәр контракт буенча хәрби хезмәт уза. Һөнәрне йөрәге кушуы буенча сайлый: бүген дә сафта булган әтисе Илгиз Алиевич эзеннән китә. Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлегенә Марат Хисамовны язмышы китерә, биредә ул юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор булып эшли башлый, яшь нурлатлылар, өлкәннәр белән профилактика эшчәнлеге алып бара. Структурадан китү карарына килгән чагы да була, әмма күпмедер вакыттан соң икенче туган җиренә әйләнгән Нурлат юлларында иминлек сагында торуның күңеленә якынрак булуын аңлый. Язмышына язылган һөнәр булуына төшенгәч, кире кайта.
“Үземне башка һөнәрдә сынап карадым, әмма йөрәгем кире тартты. Әлеге эштән башка үземне күз алдына да китерә алмавымны аңладым. Маршрутка чыккач, юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кеше, юлдан баручы һәр гаилә өчен җаваплылык тоясың. Хезмәтем тормышымның бер өлешенә әйләнде, дияргә дә мөмкин”, – ди инспектор.
Берсендә, Нурлаттагы хезмәте барышында, Марат Хисамов аллергиядән тыны кысылучы баланың тормышын саклап кала. Санаулы секундлар эчендә хәлнең катлаулы булуын аңлап алып, ул сабыйны кулларында патруль машинасына кадәр күтәреп бара, аннан, махсус ут-тавышлы җайланманы кабызып, тиз арада аны хастаханәгә илтә. Медицина учреждениесендә балага шунда ук ярдәм күрсәтәләр – табиблар аның гомерен әлеге берничә минут хәл итүен әйтәләр. Автоинспекторның оператив гамәлләре ярдәмендә аның тормышы саклап калына.
“Баланы күтәреп барганда, өлгерсәм генә ярар иде, дип уйладым. Андый вакытта бар нәрсә турында да онытасың”, – дип искә ала Марат Илгизович.
Әлеге батыр гамәле өчен ул “Безнең заман герое” республика премиясенә лаек була. Бу бүләк чит кешеләр гомерен саклап калган гамәлләр өчен бирелә. Хезмәттәшләре дә Марат Хисамовка һәрчак таянырга мөмкин, диләр.
Ял вакытларын ул якыннары белән үткәрергә ярата. Аның төп терәге һәм юанычы – күпбалалы гаиләсе. Тормыш иптәше Лилия белән балалары аны кизүдән түземсезләнеп көтеп алалар, ә ул, бергәләп кичке ашка утыру яисә табигатькә чыгу булсынмы, һәр буш минутын аларга багышларга тырыша.
“Дөньяны бераз булса да яхшырак һәм иминрәк итәсем килә. Әгәр дә һәр кеше үз эшен намус белән һәм чын күңелдән башкарса, тирә-юнь игелеклерәк булыр иде. Минем хезмәтем – кешеләрнең куркынычсызлыгына, димәк, тормышларына да йогынты ясау мөмкинлеге”, – ди инспектор.
Киләчәккә планнарыннан – хезмәт баскычы буйлап күтәрелү һәм карьера үсешенә ирешү. Марат Илгизович амбицияләрен яшерми: һөнәри яктан үсәргә, өлкән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга, үз белемнәрен яшь инспекторларга тапшырырга тели. Һәм район юлларында аның кебек кешеләр эшләгәндә, юлларның – имин, ә Дәүләт автоинспекциясенең данлы үткәне генә түгел, якты киләчәге дә буласында шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев