Нурлаттан Лобовлар туй көннәрен район газетасы юбилее белән бергә билгеләп үттеләр
Район газетасы үз юбилеен билгеләп үткән көнне Анатолий һәм Валентина Лобовлар да котлаулар кабул иттеләр: 9 июльдә гаилә бәйрәмнәре аларның, өйләнешкәннәренә быел 64 ел тулган.
Әмма аларны “Дуслык” белән бәйләүче бердәнбер җеп түгел бу – газета белән дуслыклары да шул чордан, Нурлатка күченеп килгәч башлана.
“Үз фатирыбызга күченгәч, яздыра башлаган идек, шуннан бирле бер генә тапкыр да алдырмыйча калганыбыз юк. Ничә сум гына булмасын, барыбер язылачакбыз, бик яратабыз”, – дип уртаклашты Валентина Александровна.
Балконда махсус тартмасы да бар аның, һәрбер санны, укып чыккач, башта шунда таслап җыеп бара, берсен дә ташламый. Ә үзләре һәм якыннары турында язылган басмаларны исә аеруча кадерләп саклый. 1962 елдан бирле аларның саны шактый җыелган инде, кайберләре саргаеп, таушалып та беткән. Әмма әлеге кисемтәләр буенча дүрт буын Лобовларның гына түгел, газетаның да ярты гасырдан артыграк тарихын күздән кичерергә мөмкин.
Гаиләнең елъязмасы исә очраклы рәвештә языла башлый. Анатолий Константинович белән Валентина Александровна икесе ике – Әлмәт һәм Чистай районнарында яшәсәләр дә, туган авылларының арасы нибары 7 чакрым була. Армиядән яңа гына кайткан 23 яшьлек Анатолийны Екатериновка авылындагы бер кызга димлиләр. Танышырга барган җиреннән аны ошатмыйча кайтыр юлга чыккач, егетнең биредән үтеп баручы Валентинага күзе төшә һәм... йокысы кача. Авылга аны күрергә дип берничә тапкыр махсус килә әле, тик очрата гына алмый.
“Мин сөт машинасы йөртә идем, гел юлда. Шулай да берсендә кайткан чагымны туры китерде. Аннан соң өч тапкыр очрашканбызмыдыр, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул вакытта яшем 20дә булганга, ник кияүгә чыкмыйсың дип аптыратып бетерәләр иде. Шул да йогынты ясадымы, бик ошаттым да үзен – ризалаштым, – дип хатирәләрен барлады Валентина Александровна. – Әмма мине сорарга киләсе көнне өйдән чыгып киттем – әти-әнинең иркә кызы идем, үземчә кияүгә бармыйм, дип хәл иттем. Елга буена төшеп барганда бер авылдашым туктатты. “Сүз бирдеңме?” – ди. “Бирдем”, – мин әйтәм. “Алайса, кире кайт...” Аның бу сүзләренә каршы дәлилләрем юк иде”.
Парлы тормыш шулай шикшөбһәләр белән башланса да, бик бәхетле һәм озын гомерле булып чыга. Яшьләр шул ук елны Нурлатка кунакка килгән җирләреннән биредә калырга карар кылалар. Анатолий Константинович дүрт дистә елга якын Нурлат бораулау эшләре идарәсендә, Валентина Александровна сәүдә өлкәсендә хезмәт куялар. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, бүген 6 оныклары һәм шулкадәр үк оныкчыклары бар. Аларда да район газетасына мәхәббәт уятырга теләп, әбунә бүләк итүне гадәткә керткәннәр.
Ә 9нчы июль көнне, газетаның юбилей санын кулларына алгач, күңелләрендә матур хатирәләре янә яңарачак.
“62нче елның 9 июль көне яңгырлы булды, боз да явып үтте, аяк асты бик пычрак иде. Без, мөнәсәбәтләребезне теркәү өчен, икәү генә 3 чакрым ераклыктагы Новотроицк авылына җәяү бардык. Ә туебызны 10 августта үткәрдек”, – дип сөйләде Валентина Лобова.
Шик юк, Лобовларның бу матур туй тарихы да район газетасы битләрендә мәңгелек хатирә булып сакланачак әле. 95 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Дуслык” үзенең тугры укучылары белән яңадан-яңа тарихи битләр язарга һәм киләчәк буыннарга тугры хезмәт итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев