Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Район мәчетләре каршында балалар өчен җәйге лагерьлар быел да тулы көченә эшли

Аларның икесендә – Түбән Нурлат микрорайоны һәм Фома авылында яшь нурлатлылар дини белем эстәп, күңелле ял итәргә өлгергәннәр дә инде.

Түбән Нурлатның “Минсалих” мәчетендә җәйге лагерь якташлары, танылган җырчы Фирдүс Тямаевның иганәчелек ярдәме белән оештырылган. 

“Бирегә июнь ахырында бер атна дәвамында 15 бала йөрде, – дип сөйләде район мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов. – Алар өчен спорт уеннарын, интеллектуаль викторинабәйгеләрне үз эченә алган киңкырлы программа әзерләнгән иде. Әлбәттә, ислам дине нигезләре буенча да дәресләр үткәрелде. Изге Болгар җиренә сәяхәтебез дә балаларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Без аларны биредә тарихи урыннар белән таныштырдык, дөяләр фермасында булдык”.

Фома авылындагы җәйге лагерь исә 20ләп баланы җыйган, елдагыча, бирегә әби-бабаларына кунакка кайткан шәһәрлеләр дә кушылган. Алар район мөхтәсибәтенең әдәпәхлак укытучысы Розалия Гатауллина башлангычында яңа белем-күнекмәләр үзләштереп, вакытларын файдалы итеп үткәргәннәр. 

“Җәйге лагерьларның яшь буын милләттәшләребезгә әдәпәхлак тәрбиясе бирүдәге әһәмияте бик зур. Иң элек, без балаларда ислам диненә, татар теленә, илебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, тирә-юньдәгеләргә, олыларга карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез. Тагын бер максатыбыз – яшьләрне мәчетләргә җәлеп итү. Бәлки нәкъ менә алар киләчәктә данлыклы дин әһелләре булып, безнең эшебезне дәвам итәрләр. Аннан, балалар биредә үзара танышалар, аралашалар, дуслыкның кадерен белергә дә өйрәнәләр”, – дип билгеләп үтте Руслан хәзрәт. 

Киләсе атна башыннан Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге каршында да җәйге лагерь эшли башлый. Биредә кызлар һәм малайлар өчен аерым төркемнәр булачак. Яңа уку елы башланганчы район буенча барлыгы 19 лагерь эшләр дип ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев