Район ветеринарлары умартачыларны ветеринария кагыйдәләрен истә тотарга чакыралар
Бүгенгә 163 умарталык теркәлеп, хуҗаларына паспортлар бирелгән. Бу эш барышында барлыгы 2013 умарта оясы идентификатлаштырылган.
Район умартачылары бу көннәрдә бал аерту белән мәшгуль. Нурлатта яшәүче умартачы Әнәс Нәбиуллин исә бу эшне тәмамлап, умарта ояларын яңа урынга күчереп куярга да өлгергән.
“20ләп оя умартабыз бар. Ә умарталыгыбыз Яңа Иглай якларында урнашкан. Беренче балның уңышы бик яхшы булды. Быел яз иртә килде бит, табигать иртәрәк уянды, шуның да файдасы булгандыр, – ди умартачы. – Хәзер исә умарта ояларын Самара өлкәсендә урнашкан карабодай басулары тирәсенә илтеп кайттык. Карабодай балы шулай ук файдалы үзлекләргә ия бит”.
Әнәс Әмирҗановичның умартачылык стажы кечкенә түгел – 20 еллап исәпләнә. Инде шактый тәҗрибә туплаган умартачы буларак, ул умарта кортларының ветеринария иминлеге турында кайгыртуның никадәр мөһим эш булуын яхшы аңлый. Шуңа да умарталыкларны яңа кагыйдәләр буенча теркәү башлангач, бу эшне озакка сузмыйча башкарган. Аның каравы, хәзер күңеле тыныч, умарталыкларны күчереп йөртү һәм продукцияне сату белән дә проблемалар белән очрашмый.
Район буенча исә бу юнәлештә эш актив дәвам итә. Бүгенгә инде 163 умарталык теркәлеп, хуҗаларына паспортлар бирелгән. Бу эш барышында барлыгы 2013 умарта оясы идентификатлаштырылган. Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиев аңлатып үткәнчә, паспорт рәсмиләштерү һич кенә дә формальлек түгел. Документ лаборатория тикшеренүләре нигезендә, умарталыкны караганнан соң һәм корт авыруларына каршы барлык профилактик чаралар да үткәрелгән булса гына бирелә.
“Идентификатлаштыру бал кортларының сәламәтлеген һәм балның сыйфатын гарантияли, – ди ул. Искәртеп үтәбез: федераль кагыйдәләр (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 645нче әмере) бал кортлары асраучыларга карата кырыс таләпләр куя. Мәсәлән, умарта ояларын, асларына подставкалар куеп, күрше участок чикләреннән кимендә 3 метр ераклыкта урнаштырырга, ә инвентарьне дезинфекцияләүне махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына үткәрергә кирәк. Маркировкалауга да аерым игътибар бирелә. Умарта кортларының һәр төркеме дәүләти мәгълүматлаштыру системаларында исәпкә алынырга тиеш. Умартаның тышкы ягында кимендә 3 метр ераклыктан укылучы QR-кодлы табличка урнаштырыла. Моны 14 көн эчендә эшләргә кирәк. Бал, балавыз һәм башка төр бал продукциясен сатканда умартачылар ветеринария-озату документларын “Меркурий” системасы аша рәсмиләштерергә тиешләр. Бу товарның составында антибиотиклар, пестицидлар һәм авыр металлар булу-булмауга тикшерү узуын раслый.
Умарталыкларны теркәү һәм документлар рәсмиләштерү буенча барлык сораулар белән дә умартачылар район дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев