Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Ратный сбор” палаткалы лагеренда пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү нигезләренә өйрәтәләр

Бу җәйдә биредә 200 бала ял итәчәк.

Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче, авыр тормыш хәлендә, социаль куркыныч астында калган балалар да бар. Лагерьның эше 4 сменада оештырылган. 

«Ратный сбор” юкка гына хәрби-патриотик лагерь дип аталмый – биредә чын Ватан сакчыларын әзерлиләр. Программага башлангыч хәрби һәм сафта йөрү әзерлеге, тарихны өйрәнү, шулай ук ГТО нормативлары тапшыру керә. 

Ял итүчеләр янына даими рәвештә төрле белгечләр килә. Мәсәлән, узган атна азагында биредә “Форпост” үзәге һәм “Мирас” яшүсмерләр клубы вәкилләре булып китте. Пилотсыз очу аппаратларын өйрәнү буенча занятие балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. “Форпост” җитәкчесе Илгиз Сәйфуллин БПЛАның төрлеләрен алып килгән иде. Алар арасында өйрәнү өчен билгеләнгән гади аппаратлар белән бергә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан трофейлылары да бар. 

Балалар теоретик өлешне бирелеп тыңладылар, әмма иң мавыктыргыч нәрсәләр, әлбәттә инде, гамәли өлештә булды. Илгиз Риязович һәр дронны эшләтеп күрсәтте, “кош”ларның егәрлеге, очу ераклыгы һәм биеклеге турында сөйләде. 

“БПЛА операторлары курслары, хәтта мондый кыска вакытка исәпләнгәннәре дә, үсмерләргә актуаль белемнәр биреп кенә калмый, алар үзләрен илебезнең заманча технологик һәм оборона бурычларына кагылышлы итеп хис итәләр», – дип үз фикерен белдерде Илгиз Сәйфуллин. 

Үсмерләр цифралы махсус бинокль аша пилотсыз очу аппаратына урнаштырылган камерадан килүче видеоны да карый алдылар. Хәрби шартларда кулланылган аппаратларны кулларына алганда алар аеруча дулкынлану кичерделәр.

“Һәр аппаратның үз язмышы, – дип сөйләде Илгиз Риязович, яңадан эш хәленә кайтарылган квадрокоптерларның берсен күрсәтеп. – Менә бусы, мәсәлән, бар көченә якташларыбызның хәрби машинасына килеп бәрелгән. Бәхетле очрак буенча гына ул шартламый калган. Аны алып, ремонтлаганнар, хәзер ул музеебызда экспонат һәм тулы канлы тренировка аппараты буларак икеләтә хезмәтне үти”. 

Илгиз Риязович балаларга БПЛАга охшаш объектлар белән очрашканда куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Бүгенге көн шартларында боларны һәркем белеп торырга тиеш бит. 

Отряд командирлары Матвей Долгов һәм Язилә Сәрвәрова тыныч тормышта да хезмәт итәргә сәләтле яңа техниканы өйрәнүнең мөһим булуын билгеләп үттеләр. Алар пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү күнекмәләренең торган саен ихтыяҗлыга әверелә баруын, ә чын хәрби техниканы кулга алып карау мөмкинлегенең озак елларга истә калырлык уникаль тәҗрибә булуын билгеләп үттеләр. 

Соңрак булачак Ватан сакчылары Калашников автоматын сүтеп-җыярга өйрәнделәр, шулай ук пневматик мылтыктан атуда ярыштылар. Кыскасы, көннәре бик файдалы булып үтте. Алда исә “Ратный сбор” катнашучыларын яңа тәэсирләр, спорт ярышлары һәм ачышлар көтә. Лагерьның төп максаты – балаларның холкын тәрбияләү һәм нинди генә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда да кирәге чыгарлык төпле белемнәр бирү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев