Сугышчы яшәгән йортка һәм һәйкәл территориясенә мемориаль такталар урнаштырылды.
Салдакай авылында моннан ике ел элек махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташлары Дмитрий Рафикович Миндубаев хөрмәтенә мемориаль такта һәм стенд ачылуга багышланган истәлекле чаралар узды.
Бу көнне якташларының батырлыгына ихтирам күрсәтергә бик күп авылдашлары, туганнары, якыннары, җәмәгатьчелек һәм җирле хакимият вәкилләре җыелды. Истәлекле көн Коръән мәҗлесеннән башланып китте. Аннары Дмитрий Миндубаевның туган йортында тантаналы төстә хәтер тактасы ачылды. Чаралар авылның мемориаль комплексы территориясендә давам итте, анда истәлекле стенд урнаштырдылар. Соңрак барлык катнашучылар Дмитрийның каберенә барып, чәчәкләр куйдылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантаналы чараларда Нурлат районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин, Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин һәм “Хәрби туганлык” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зиннур Мотаһиров катнаштылар.
“Дмитрий Миндубаев – үз җиренең лаеклы улы, илебез өчен хәлиткеч вакытта читтә кала алмыйча, аның сагына баскан чын патриот. Батырларыбыз турындагы якты хәтерне саклау, аларны киләчәк буыннарга җиткерү һәм гаиләсен кайгырту – безнең уртак бурычыбыз”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Хасибулла Хәмидуллин.
Дмитрий Рафикович Миндубаев 2024 елның 25 гыйнваренда контракт буенча махсус хәрби операциягә китә, анда кече сержант званиесендә гранатометчы вазыйфасында хезмәт итә. Шул елның 10 августында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була, 11 ноябрьдә туган авылы Салдакайда җирләнә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үзе үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Нет комментариев