Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Социаль фонд инвалидларны эшкә урнаштырган өчен 200 мең сумга якын акча түли

Субсидияләр беренче һәм икенче төркем инвалидлыгы булган гражданнарны, шулай ук инвалидлыкның теләсә кайсы төркемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштырганда эш урыннары булдырган өчен бирелә.


Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге инвалидлыгы булган кешеләргә  эш урыннары җиһазлаган өчен  эш бирүчеләргә 200 мең сумга кадәр компенсация түли.  Эш бирүчеләр техник җайланмалар, махсус җиһазлар сатып алуга, эш урыннарында җиһазлар монтажлауга һәм урнаштыруга, шулай ук инвалидның өйдә эш урынын булдырырга тотылган чыгымнар өчен  компенсация ала алалар.
 

Субсидияләр I һәм II төркем инвалидлыгы булган гражданнарны, шулай ук инвалидлыкның теләсә кайсы төркемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштырганда  эш урыннары булдырган өчен бирелә. Эшкә алу, хезмәткәрләрнең әлеге категориясе өчен билгеләнгән дәвамлылыкны исәпкә алып, тулы эш көне шартларында кимендә 9 айга рәсмиләштерелергә тиеш. Шул ук вакытта инвалидлыгы булган кешегә хезмәткә түләүнең минималь размерыннан түбән булмаган хезмәт хакы да гарантияләнә. 
 

Компенсация алу өчен эш бирүчегә хезмәт килешүе төзелгән көннән алып өч ай эчендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә гариза бирергә кирәк. Гаризага, кешене тернәкләндерүнең индивидуаль программасын һәм башкарыла торган эшнең характерын исәпкә алып, эш урынын җиһазлауга тотылган  чыгымнарын раслый торган документлар беркетелә. 

Тикшергәннән соң, мәгълүматлар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә тапшырыла. Кисәтүләр булмаса, эш бирүче реестрга кертелә, һәм 10 көн эчендә тотылган чыгымнар өчен 200 мең сумнан артык булмаган күләмдә акча күчерелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев