Татарстанда әйдаманнар мәктәбе ачылды
Аны “Җәй” республика үзәге һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нең төбәк бүлеге оештырган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, әйдаманнар мәктәбе сәламәтләндерү һәм ял итү өлкәсен яңа квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә, яшьләрне эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әйдаманнар мәктәбе халык арасында зур кызыксыну уяткан. 700дән артыграк абитуриенттан гаризалар кергән. Аларның күпчелеге татарстанлылар, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бар. Булачак әйдаманнарның яше 18дән 55кә кадәр.
Мәктәп эшчәнлеген оештыру “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Шул көннәрдә Казанның “Урам” экстрим-паркында әйдаманнар мәктәбен ачу тантанасы узды. Теләүчеләр чарага онлайн-форматта да кушыла алды.
Фото: "Татар-информ" МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев