Татарстанда әтиләр дә бала карау ялын рәсмиләштерә
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда әтиләр дә бала карау ялын рәсмиләштерә

Бала карау буенча ялны әни кеше генә түгел, әти дә рәсмиләштерә ала.

Моның өчен эш бирүчегә отпуск бирү һәм түләүне билгеләү турында гаризалар тапшыру да җитә.

Эш бирүче өч эш көне эчендә белешмәләрне социаль фондка тапшыра, шуннан соң пособие 10 эш көне дәвамында билгеләнә һәм бала яшь ярымга җиткәнче түләнә. 2026 елда минималь сумма аена 10 837 сум тәшкил итә, максималь сумма – 83 021 сум.

2024 елдан әти кеше бала карау ялыннан чыгып һәм шул ук вакытта айлык пособиегә хокукны саклап, тулы көн эшли ала. Ә 2026 елның 1 гыйнвареннан һәр баланы карау чоры яшь ярымга кадәр иминият стажына исәпләнә.

Ялны әни яки әти кеше генә түгел, әби, бабай, башка туганнары яки опекуны да рәсмиләштерә ала. Әгәр гаиләдә игезәкләр, өчәр бала туса, ялга ике ата-ана да китәргә мөмкин.

Татарстанда 1 500 меңгә якын әти баланы карау буенча отпуск рәсмиләштергән инде. 

СФРның ТР буенча бүлегенең Нурлаттагы клиентлар хезмәте мәгълүматлары буенча
Фото: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы

 


Нет комментариев